НАЦИОНАЛЬНО-КУЛЬТУРНОЕ ВОСПИТАНИЕ ДОШКОЛЬНИКОВ

Аннотация: В статье рассматриваются вопросы национального воспитания детей в дошкольных учебных заведениях. Дошкольное детство – важнейший период становления личности человека, когда формируются первые представления детей об окружающем мире, обществе и культуре. Дошкольный возраст, как возраст формирования основ личности, имеет свои потенциальные возможности для формирования высших социальных чувств, к которым относится и чувство патриотизма.

Выпуск: №2 / 2019 (апрель — июнь)

УДК: 373.24

Автор(ы): Хоснуллина Рамзия Фаридовна
воспитатель, МАДОУ «Детский сад комбинированного вида № 402», г. Казань

Страна: Россия

Библиографическое описание статьи для цитирования: Хоснуллина Р. Ф. Национально-культурное воспитание дошкольников [Электронный ресурс] / Р. Ф. Хоснуллина / Современный мусульманский мир : электрон. журн. – 2019. – № 2. – 1 электрон. опт. диск (CD-ROM). – Систем. требования: Pentium III, процессор с тактовой частотой 800 МГц ; 128 Мб ; 10 Мб ; Windows XP/Vista/7/8/10 ; Acrobat 6 х.

 

Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгән көннән бирле яши. Тәрбия дигәндә, иң беренче урында әхлак тәрбиясен күз уңында тотып эш итәргә кирәк, чөнки баланың киләчәк язмышы, бәхетле яшәве нәкъ менә шушы әхлак төзеклегеннән килә. Гасырлар дәвамында расланып һәм сыналып килгән бу фикергә тугърылыклы калган әби-бабаларыбыз безне дә: “Тәүфикълы бул, ата-анаңа миһербан күрсәт, башкаларга карата ягымлы бул” дип өйрәтте һәм өйрәтүләрен дәвам итәләр. Буыннардан килгән бу үгет-нәсихәтләрнең һәр гаиләдә ешрак кабатлануы мөһим, чөнки әхлак тәрбиясенең беренче орлыклары гаиләдә салына да инде. Икенчеләрен салуда тәрбиячеләр, укытучылар күп көч куя.

Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк.

Балалар бакчасында балаларны мәктәпкә әзерләү, туган телдә укырга һәм язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр яктан камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштырырга, халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерергә тиешбез.

Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын белү; җырлар, шигырьләр өйрәнү; туган телдә китаплар уку, музыка тыңлау; халыкның символикасы белән танышу; халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен, халык уеннарын белү дигән сүз ул.

Бала кечкенәдән үк үз теленең бөтен матурлыгын белеп үсәргә тиеш. Бу тәрбиячеләр алдында торган бурычларның иң мөһиме. Милли үзаң тәрбияләүдә тәрбияче эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Тәрбиячеләр һәрвакыт яңалыклар белән танышып торырга, эштә гадәти булмаган алымнардан киңрәк файдаланырга, фикер йөртүдә тәнкыйтьчел була белергә, даими рәвештә эшчәнлеккә яңарышлар, үзгәрешләр кертергә тиеш. Шушы бурычлар тәрбиячене даими эзләнергә, яңа методик алымнар, заманча технологияләр белән эшләргә мәҗбүр итә.

Дәресләр һәм чаралар вакытында һәр тәрбияченең үзенә генә хас булган эш алымнары ачык күренә. Эштә төрле чаралар куллану тәрбиячеләрне активлаштыра, халык педагогикасы хәзинәләреннән киң файдалануга этәрә. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” кебек бәйрәмнәр уздырып, балаларда милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә. Республикабыз символикасы белән таныштыруга нык игътибар ителә. Шушы юнәлештә дәресләр үткәрелә, өстәмә материаллар туплана. Казан шәһәре тарихын өйрәнүгә зур әһәмият бирелә.

“Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк,” – ди күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани.

Борынгыдан бүгенге көнгә килеп җиткән йолаларны фәндә “гадәти йолалар” һәм “гадәти булмаган чаралар “ дип аерып йөртәләр. “Гадәти булмаган” чараларның берсе – халык авыз иҗатын өйрәтү һәм балалар фольклорына мөрәҗәгать итү. Бу эшне кече яшьтәге балалар өчен бик күңелле итеп оештырырга була: бишек җырлары тыңларга, көйләп курчаклар йоклатырга һ. б.

Уеннар балаларга шатлык китерә, аларның теләкләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндерә, уен вакытында аларның индивидуаль үзенчәлекләре ачыла. Уен – балалар эшчәнлегенең төп төре. Шуңа да балаларда милли мәдәният формалаштыруның төп чыганагы, нигезе булып уен санала. Уеннар оештырганда балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур.

Милли мәдәният – милли уеннар да ул. Без һәм безнең әби-бабаларыбыз уйнаган уеннар, хәзерге көн уеннары да, рольле, дидактик, спорт уеннары да, гомумән, хәрәкәт күнекмәләрен үстерүче барлык төр уеннар баланың физик үсешенә генә түгел, акыл үсешенә дә уңай йогынты ясый.

Атаклы педагоглар Я.А. Коменский, К.Д. Ушинский, Джон Локк фикеренчә, тәрбия милли булса гына тиешле нәтиҗә бирә [2, б. 67]. Ни өчен дигәндә, һәр халыкның мең еллар буенча тупланган тәрбия максатлары, алымнары, юнәлешләре бар. Тәрбия эше бала бишектә вакытта ук башлана һәм мәктәпкә кергәнче үк баланың холкы, гадәтләре, мөнәсәбәтләре формалашкан була. Ә тәрбиянең нигезендә, әлбәттә, аралашу чарасы буларак туган тел ята. Милли үзаң формалаштыруда туган телнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур, чөнки тел – халык байлыгы ул. Милләтне милләт итеп санарга хокук биргән бердәнбер шарт – ул тел мәсьәләсе. Милли үзаң үсешенең нигезе нәкъ менә ана теле икәнлеге күптәннән расланган. Димәк, баланың үз ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы аның һәрьяклы үсеше өчен уңай шарт булып тора. Милли телле мохит булдыру бигрәк тә гаиләдә бала тәрбияләүдә әһәмиятле. Балаларга “тел ачкычы” бирүне ата-ана үзе башкара. Кызганычка каршы, хәзерге әти-әниләрнең туган телне белү дәрәҗәсен искә алсак, татар балаларына сөйләм телен өйрәтү һәм үстерү эше тәрбиячеләрнең изге бурычына әйләнә.

Р. Фәхретдин “Тәрбияле бала” хезмәтенең иң башында тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген билгеләп, аны түбәндәгечә сурәтли: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас – аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәяхас хурларлар вә кимсетерләр генә” [1, б. 29]. Тәрбияле баланың уңай сыйфатларын күрсәтү максатында Ризаэтдин Фәхретдин андый баланы тәрбиясез бала белән чагыштыру ысулын куллана. Шул рәвешле, сыйфатлар төрлелеге ачык чагылып тора.

Башка халыклар кебек үк, татар халкы да милләт булып оешуның беренче баскычы итеп гаиләне күрә. Теләсә кайсы милләтнең саклануын, гореф-гадәтләрнең яшәвен җәмгыятьнең гаилә дип аталган институты тәэмин итә. Һәр гаиләдә ата-ана баласына дөрес юл сайларга өйрәтергә, аларга һөнәр бирергә, тискәре йогынтылардан сакларга, рухи һәм физик сәламәтлекләре турында кайгыртырга бурычлы. Гаиләдә татулык, бердәмлек, мәрхәмәтле караш яшәргә тиеш, шулай булганда гына баланың тәрбиялелек сыйфатларының югары дәрәҗәгә җитүенә ирешеп була.

  

 

Файдаланылган әдәбият исемлеге 

 

  1. Ризаэддин бине Фәхретдин. Мәктәп вә мәдрәсәләребез // Вакыт. 1906. №
  2. Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Тәрбия дәресләре. Педагогик уку йортлары өчен ярдәмлек. Казан : 1998. 424 б.

 


 

Khosnullina Ramzija
tutor, combined nursery school № 402, Kazan

  

NATIONAL-CULTURAL EDUCATION OF PRESCHOOL CHILDREN

  

The questions of national education of children in preschool education. The preschool childhood – the most important period of formation of the identity of the person when the first ideas of children of the world around, society and culture are formed. The preschool age as age of formation of bases of the personality, has the potential opportunities for formation of the highest social feelings to which also the sense of patriotism belongs.

 

Keywords: education, national education, preschool age, native language.

  

© АНО СНОЛД «Партнёр», 2019

© Хоснуллина Р. Ф., 2019

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *