ТӘРҖЕМӘ ТЕКСТЛАРЫНДА ЭТНОМӘДӘНИ МАТЕРИАЛНЫҢ ЧАГЫЛЫШЫ (А. Гыйләҗев әсәрләрендәге чагыштырулар мисалында)

Аннотация: В статье изложены результаты исследования использования А. Гилязовым сравнений в художественных произведениях и их передача на русский язык в переводных вариантах текстов, как пример отражения этнокультурного материала. В произведениях автора часто встречаются сравнения с послелогами «кебек», «төсле», «шикелле», «чаклы», «кадәр» и аффиксом –дай/-дәй, посредством которых А. Гилязову удается передать тонкие чувства своих героев, характеристику идеологии, описание окружающей среды и многое другое. В переводных вариантах татарских произведений на русский язык во многих случаях сохраняются сравнения автора, однако внутреннюю смысловую окраску сравнения не всегда удается сохранить в полной степени. В некоторых случаях тропы пропускаются в переводах, так как переводчики не находят эквивалента острым и смелым сравнениям писателя.

Выпуск: №2 / 2019 (апрель — июнь)

УДК: 81.11

Автор(ы): Денмөхәммәтова Эльвира Николаевна
филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, Казан шәһәре,

Страна: Россия

Библиографическое описание статьи для цитирования: Денмухаметова Э. Н. Отражение этнокультурного материала в переводных текстах (на примере сравнений в произведениях А. Гилязова) [Электронный ресурс] / Э. Н. Денмухаметова / Современный мусульманский мир : электрон. журн. – 2019. – № 2. – 1 электрон. опт. диск (CD-ROM). – Систем. требования: Pentium III, процессор с тактовой частотой 800 МГц ; 128 Мб ; 10 Мб ; Windows XP/Vista/7/8/10 ; Acrobat 6 х.

 

Татар әдәбиятында Аяз Гыйләҗев  исеме гыйбрәтле һәм мавыктыргыч әсәрләр авторы; үз чорының катлаулы күренешләрен, четерекле мәсьәләләрне күтәргән һәм укучыны уйланырга мәҗбүр иткән  язучы буларак  билгеле. Аның әсәрләре бүгенге көндә дә актив укылалар, татар укучысы өчен генә түгел, башка милләт вәкилләре өчен дә кызыклы булып калалар.  А. Гыйләҗев хикәяләре, драма әсәрләре, повесть һәм романнарының  рус, төрек , венгр, хакас һәм башка  телләргә тәрҗемә ителүе моның дәлиле булып тора. Шунлыктан авторның  үз тексты һәм аларның тәрҗемәләрен лингвистик яктан тикшерү бүгенге көндә кызыклы  күзәтүләргә китерә. Авторның әсәрләрендә этномәдәни күренешләр бик еш тасвирлана, шунлыктан  нәкъ менә  татар халкының мәдәни төшенчәләрен башка халыкларга да җиткерүне аның әсәрләре мисалында карау уңышлы санала.

Әлеге хезмәттә А. Гыйләҗевнең халык тарафыннан яратылып укыла торган “Җомга көн кич белән”, “Өч аршын җир”, “Язгы кәрваннар” һәм “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” әсәрләрендә урын алган чагыштырулар һәм аларның рус теленә тәрҗемәләрдә этномәдәни үзенчәлекләрнең бирелеш үзенчәлекләре тикшерелә.

Тәрҗемә белеме теориясе буенча, матур әдәбият әсәрен  башка телдә чагылдырганда, тәрҗемәчеләр эчтәлек белән бергә, авторның тел-сурәтләү чараларын да эквивалентлар ярдәмендә тапшырырга тырышалар [5, с.16]. Эмоциональлек, эстетик тәэсир итү көче буенча оригиналга тиң булырлык сурәтләү чараларын эзләп табу, төп нөсхәнең милли колоритын, үзенчәлеген, авторның индивидуаль стилен (идеалектын) саклау да тәрҗемәченең вазыйфасы санала. Шунлыклан мондый  җаваплы һәм катлаулы эшкә алынучылар күп түгел.

Аяз Гыйләҗевнең тикшерү объекты  булган әсәрләре  рус теленә төрле тәрҗемәчеләр тарафыннан  тәрҗемә ителгәннәр. Авторның “Җомга көн кич белән” әсәрен — Эрнст Сафонов ,“Өч аршин җир”ен — Ибрагим Гиззатуллин, “Язгы кәрваннар”ын — Татьяна Успенская-Ошанина , “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” әсәрен  Юрий Галкин тәрҗемә иткән.  Алар әдипнең бик үткен һәм төртмәле, нечкә иронияле һәм зәвыклы чагыштыруларын рус һәм рус теле аша мәгълүмат алган  чит милләт укучысына төгәл бирергә тырышканнар.

“Әдәбият  белеме сүзлеге”ндә “чагыштыру (лат.comparatio — чагыштыру) нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән сурәтләү чарасы” дип күрсәтелә [1, б. 191]. Тел белемендә чагыштыру дигән төшенчә, беренче чиратта, билгенең чагыштырмача төрле дәрәҗәдә килүен күрсәтә һәм аерым сүз төркемнәренең (сыйфатларның, рәвешләрнең һ.б.) дәрәҗә формаларында килүендә чагылыш таба.  “Чагыштыруларда, күбесенчә, ике тышкы күренеш янәшә килә, ягъни бу очракта охшату аркылы объектны предметлаштыру күздә тотылмый, язучы аңа күргәзмәлелек бирү белән чикләнә,-  дип санала, — күренешләрне предметлы, конкрет кыяфәттә күз алдына китерү өчен, әдипләр тышкы әйберләр ярдәменә мөрәҗәгать итәләр, алар арасына сәнгатьчә бәйләнеш җепләре сузалар,” – дип карала [6, б. 96]. Татар телендә чагыштырулар -дай// -дәй, -рак// -рәк, -чай// -чәй аффикслары; кебек, шикелле, төсле, сыман бәйлекләре, ярдәмче фигыльләр, теркәгечләр, мөнәсәбәтле сүзләр аша белдереләләр.

Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә югарыда күрсәтелгән чараларның барысы да кулланыла. Мәсәлән,  Бәлки ул үзе йөрмидер монда, Тегәрҗеп авылына күбәләк канаты кебек үтә күренмәле җаны гына ияреп килгәндер? (“Җомга көн кич белән…”, 86) //Может, не сама она разгуливала в эти часы среди людей, а только ее прозрачная, как крыло бабочки, душа? (“В пятницу вечером”, 296).  Əлеге мисалда автор чагыштыруны кебек бǝйлеге ярдǝмендǝ күрсәтә һәм җанның нечкә җепселләрен уңышлы белдерǝ. Тǝрҗемǝче исә чагыштыруны сүзгǝ-сүз тǝрҗемǝ итǝ.

Кибетче, көлүен чак тыеп, уймак авызын сөт өсте төсле ак кулы белән каплады, шырпы тутырган агач тартмага аяк үкчәсе белән кагылып алды. (“Җомга көн кич белән…”, 100т)  мисалында исә  кулны тасвирлаганда төсле бәйлеге  сөт өсте белән чагыштыруга ярдәм итә. Тәрҗемәче җөмләнең төзелешен саклй ала: Продавщица, едва сдерживая смех, прикрыла свой крошечный рот белой, как сливки, рукой и, проходя, нарочно задела коленом фанерный ящик со спичечными коробками- так, что те загремели. (“В пятницу вечером”, 311) һәм эквивалент тәрҗемәгә ирешә.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, А. Гыйләҗев авыл җанлы, табигатькә якын кеше буларак, бик күп чагыштыруларында бары авыл кешесе сөйләмендә генә очрый һәм аңа гына нечкәлекләре аңлаешлы булган  гыйбарәләрне куллана. Мәсәлән, Апа, чишмә челтерәгәндәй,  көлеп җибәрде. ( “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”, 357) Мондый очракларда, текст  чит телдә укучыга аңлашлы булсын өчен, тәрҗемәчегә сүзләр өстәргә, аңлатма бирергә дә туры килә: Маулиха засмеялась с таким беззаботным оживлением, как будто весенний ручеек. (“Любовь и ненависть”, 266). Бу очракта тәрҗемәче весенний сүзен өсти, җөмлә кисәкләренең вазыйфасы үзгәрә,  чагыштыру хәбәр составына кертеп бирелә.  Яки  Йокы куян булып качты. (“Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”, 343) мисалында туры тәрҗемә вакытында мәгънә бөтенләй аңлашылмас иде. Шунлыктан тәрҗемәче йокының бик аз булуын аңлату өчен: Сон отлетает, как его и не было (“Любовь и ненависть”, 252) вариантын кулай күрә һәм җөмләне үзгәртеп бирә. Авторның йокыны куян белән чагыштыруы  рус текстында бөтенләй дә бирелми.

Теоретик чыганаклардан мәгълүм булганча,  төп  һәм тәрҗемә текстлары арасындагы тәңгәллек тел һәм сөйләм билгеләренә карап төркемләнә.  Тәрҗемәче эш барышында әзер тәңгәллекне алып, я  берничә варианттан берсен сайлап алу юлы белән, яки   тел закончалыкларына таянып, үз тәңгәллеген тудыру аша, яисә җөмлә төзелешен, сүз сөрешен үзгәртеп тә тәрҗемә итә ала.

Аяз Гыйләҗев әсәрләрендәге чагыштыруларның русчага  бирелешендә түбәндәге алымнар кулланылган:

  1. үзгәрешсез тәрҗемә ителгән чагыштырулар.
    Җаны юктыр моның! Таштыр ул… (“Өч аршин җир”, 6) // Не сердце, видать, у него, а камень!.. (“Три аршина земли”, 101). Биредә  автор текстындагы чагыштыру сүзгә-сүз тәрҗемә ителә. Шулай да таштыр сүзендәге –тыр кушымчасы икеләнү, шикләнү төсмерен бирә,  ә рус телендә трҗемәче йөрәкнең тәгаен таш  булуына басым ясый.  Ян сәкегә яр карлыгачлары күк тезелешеп утырышсак та, һәр урындыкка икешәр кеше калды, чоланнан буш тәпәннәрне керттеләр, әйләндереп каплагач, алар да эшкә ярады. (“Язгы кәрваннар”, 418) // Раскрасневшаяся, кругленькая, она легко пробиралась между людьми, которые расселись цепочкой на лавке, подобно береговым ласточкам, и на стулья по два человека, и на пустые кадки, принесенные хозяевами из чулана- иголке теперь негде было упасть. (“Весенние караваны”, 482).  Күз алдым яктырып киткән кебек булды, күтәрелеп карасам, тулган ай болыт астыннан чыгып килә… ( “Язгы кәрваннар”, 401) //  У меня словно просветлело перед глазами— из-за облаков снова выглянула яркая луна. (“Весенние караваны”,464). Мисаллардан күренгәнчә, Татьяна Успенская-Ошанина  текстны сүзгә-сүз тәрҗемә итә. Андагы чагыштыру грамматик яктан күк һәм кебек бәйлекләре ярдәмендә ясала.
  2. Бер компонентны үзгәртеп тәрҗемә ителгән чагыштырулар. Тәрҗемәнең бу төре — лексик трансформацияләр кулланып тәрҗемә итү ысулына кертеп карала. А. Гыйләҗев текстлары тәрҗемәләрендә ул шактый еш очрый.  Мәсәлән,  Барысыннан да бигрәк дүртенче вагон проводнигы — туп кебек түгәрәк юантык хатын кызган иде.  (“Өч аршин җир”, 5)//   Больше всех горячилась проводница четвертого вагона, низенькая, кругленькая, словно мячик толстушка (“Три аршина земли”,101). Əлеге мисалда туп кебек түгәрәк юантык хатын чагыштыруы Ибрагим  Гиззатуллин тарафыннан словно мячик толстушка дип бирелә,  түгәрәк сүзе кулланылмый. Өметсезлектән нишләргә белмәгән карчык як-ягына каранып торды да кулындагы нәзек таякны этләргә таба атып бәргәч, чыршының җиргә үк төшеп торган, шырлака балыгының сырты кебек үткен ботакларына ябышып агачка менә башлады. (“Җомга көн кич белән…”, 221)// Не зная , что же делать, Бибинур в отчаянии швырнула в собак свой ореховый батожок, полезла на дерево, хватаясь за спускавшиеся до самого низа сучья, колючие и острые, как плавники ерша. (“В пятницу вечером”,424) мисалында чагыштыруда кулланылган сырт (хребет, спина) сүзен русчада  плавник (канат)  рәвешендә куллана.
  3. гади бер сүз белән тәрҗемә ителгән чагыштырулар, ягъни конпенсация ысулы ярдәмендә белдерелгән тәрҗемә и гыйбарәләр.  Бу очракта тәрҗемә телендә кулланылган чара, гади сүз яки сүзтезмә белән тәрҗемә ителә. Балачак охшашлыгы юылган, төрле тормыш юлы үткәнгә, алар хәзер ят кешеләр сыман — ятлар төсле карашып торалар, ятлар төсле әрепләшәләр… (“Җомга көн кич белән…”, 112 нче бит) //А так вроде и чужие совсем, смотрят как чужие,друг на друга, как чужие, ссорятся… ( “В пятницу вечером”, стр 322) Бу очракта ят кешеләр сыман чагыштыруы русчада чужие сүзе белǝн генǝ бирелǝ, чөнки татар телендәге сыман һәм төсле синоним берәмлекләрен  тәрҗемәче  как лексемасы аша гына күрсәтүне кирәк таба. Әмма  ул, авторның синонимнарны кабатлап  кулланып, мәгънә югарылыгын күрсәтүенә ирешә алмый.
  4. алмаштырып тәрҗемә итү. Бу алым күп очракта төп тексттагы  фразеологизм яки башка сүзтезмәләрне тәрҗемәдә мәгънәсе ягыннан туры килгән башка фразеологизм, сүзтезмәләр  белән алмаштыруны күздә тота. Тәрҗемә өлкәсендә иң киң таралган грамматик трансформация булып санала. Мәсәлән, Бу күнегелмәгән ят халәт, ят хис үзеннән агып килгән җылы, куе һава кебек сарып, чолгап алды, ул барган саен хатирәләр болытына тирәнрәк күмелде, уралды. (“Өч аршин җир”, 32)  Əлеге мисалны Ибрагим  Гиззатуллин алмаштырып тәрҗемә итә.  Ул куе һава кебек чагыштыруын как теплый парный воздух дип күрсǝтǝ:  Это непрывичное ощущение обступмло его, точь в точь как теплый парный воздух, струящийся по лощине, и чем дальше шел Мирвали, тем властнее захлестывал его поток воспоминаний. (“Три аршина земли”,122). Куе сүзен ул парный дип алмаштыра. Куе сүзе ул авыр мәгънәне бирсә, тәрҗемәче чагыштыруында, киресенчә, җиңеллек төсмере сизелә.
  5. чагыштыруның предметы үзгәреп тәрҗемә итү.
    Әсмабикәнең җәя төсле нәзек кашлары маңгаена сикерде. (“Җомга көн кич белән…”, 102)//Узкие, как стрелы, брови Асмабикэ взметнулись на лоб. (“В пятницу вечером”,312) Əлеге мисалда тәрҗемәче Э.Сафонов җәя төсле чагыштыруын как стрел – ук төслегә үзгәртә, модуляция барлыкка килә. Җәя- корал ( төп корал), ә стрела-  коралның бер өлеше генә булып карала.  Яки Мәүлиханың күзе шакмак булды. ( “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”, 271) Маленькие глазки Маулихи так и округлились. ( “Любовь и ненависть”,172) Əлеге мисалда шакмак бѳтенлǝй түгǝрǝккǝ ǝйлǝнǝ. Округлились  сүзе турыдан-туры тәрҗемәдә түгәрәкләнделәр дип тәрҗемә ителә. Тәрҗемәче бу очракта автор чагыштыруына үзгәреш керткән. Чагыштыруның мәгънәсе күзләре зураюны, Мәүлиханың исе китүен аңлата. Мисалда кулланылган предметның формасы үзгәрә.
  6. чагыштыру объектын төшерелеп калдырылган очраклар.
    Бөтенләй көтелмәгән урында тычкан уты булып яктылык җемелди иде.(“Җомга көн кич белән…”, 88) // Там грозно, тревожно сверкал огонь.(“В пятницу вечером”, 299)  Э. Сафоновтәрҗемәсендә чагыштыру төшереп калдырыла, ягъни  яктылыкның бик аз булуына ишарә югала. Бу төксә, сүзсез кеше таш кыя кебек нык иде, аның күлмәге астында корыч калкан бар кебек иде. (“Өч аршин җир”, 11) җөмләсендәге таш кыя кебек чагыштыруы тәртемәдә төшереп калдырыла һәм җөмләнең икенче өлешендәге сыйфат аша гына төп тасвирлау башкарыла: Можно было подумать, что под рубахой у Мирвали стальные латы. (“Три аршина земли”,105).
  7. чагыштырыла торган күренешләрнең грамматик формасы үзгәрү.
    Шулай итеп, кибеттә булганнан соң иске киемең дә яңа кебек була башлый… ( “Җомга көн кич белән…”, 99)// Таким образом, в магазине старая одежда как бы обновляется. ( “В пятницу вечером”, стр 310)  Бу мисалда тәрҗемәче яңа кебек чагыштыруын как бы обновляется дип тәрҗемә итǝ. Грамматик яктан кебек бǝйлеге белǝн күрсǝтǝелгән чагыштыру рус телендә фигыль формасы аша бирелә һәм мәгънә бөтенлегенә зыян салмый.

Шул рәвешле, А. Гыйләҗев кулланган  мәдәни үзенчәлекне чагылдыруда файдаланылган чагыштырулар русчага тәрҗемәдә, нигездә,  сакланалар, лǝкин кайбер очракларда тѳшереп калдыру ысулын кулланганда, күрсǝтергǝ телǝгǝн тѳсмер югала, җөмләдә сурәтләү гадилǝшеп кала. Әмма күпчелек тәрҗемәчеләр бу югалтуларны булдырмаска тырышалар һәм әдипнең фикерләрен төгәл җиткерү  юнәлешендә эш алып баралар.

  

 

Файдаланылган әдәбият

 

          1. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан : Мәгариф, 2007. 231 б.
          2. Гилязов А. М. При свете зарниц : Повести / Пер. с татар. М. : Сов. Россия, 1990. 496с.
          3. Гыйләҗев А. М. Әтәч менгән читәнгә: повестьлар [кереш сүз авт. М. Хәбетдинова]. Казан : Татар кит. нәшр. 2012. 431б.
          4. Гыйләҗев А. М. Җомга көн кич белән…: Повестьлар. Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1982. 360 б.
          5. Комиссаров В. Н. Современное переводоведение : учеб. пособие. М. : ЭТС, 2004. 420 с.
          6. Хатипов Ф. М. Әдәбият теориясе. Казан : Раннур, 2002. 252 б.

 


 

Denmukhametova Elvira

Associate Professor, Kazan Federal University, Kazan

  

REFLECTION OF ETHNOCULTURAL MATERIAL IN TRANSLATED TEXTS
(on the material of comparisons in the works of A. Gilyazov)

  

The article presents the results of the study of the use of comparisons by A. Gilyazov in works of art and their transmission to the Russian language in translated versions of texts. In the works of the author, comparisons are often found with postpositions”kebek”, “tosle”, “shikelle”, “chakli”, “kadar” and the affix -day / -dey, through which A. Gilyazov manages to convey the subtle feelings of his characters, the characteristics of ideology, the description of the environment and much more. In translation versions of these works into Russian in many cases, the author’s comparisons are preserved, but the inner meaning of the comparison is not always possible to preserve to the fullest extent. In some cases, the trails are skipped in translations, since translators do not find the equivalent of sharp and bold writer comparisons.

 

Key words: A. Gilyazov, Tatar language, prose, translation, comparisons, equivalence.

 

© АНО СНОЛД «Партнёр», 2019

© Денмухаметова Э. Н., 2019

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *