ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ “БЕЗНЕҢ КӨННӘР” РОМАНЫ: ТЕКСТОЛОГИК КАРАШ

Аннотация: Статья посвящена текстологическому изучению первого, ранее неопубликованного, варианта романа «Безнең көннәр» (“Наши дни”) классика татарской литературы, общественного и государственного деятеля Г. Ибрагимоа. В этом произведении основное внимание уделяется реформаторскому движению шакирдов медресе Исламия. В статье рассматривается история издания, критические публикации, язык текста произведения.

Выпуск: №2 / 2017 (октябрь — декабрь)

УДК: 82.0

Автор(ы): Батыршина Гузель Гумеровна
кандидат филологических наук, доцент, кафедра татарского языка и национальной культуры, Российский исламский институт, г. Казань

Страна: Россия

Библиографическое описание статьи для цитирования: Батыршина Г. Г. Галимҗан Ибраһимовның “Безнең көннәр” романы: текстологик караш [Электронный ресурс] / Г. Г. Батыршина // Современный мусульманский мир : электрон. журнал. – 2017. – № 2. – 1 электрон. опт. диск (CD-ROM). – Систем. требования: Pentium III, процессор с тактовой частотой 800 МГц ; 128 Мб ; 10 Мб ; Windows XP/Vista/7/8/10 ; Acrobat 6 х.

Күренекле язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, киңкырлы талант иясе Галимҗан Ибраһимов – XX йөзнең беренче чирегендә татар иҗтимагый тормышында “яңа сукмаклар салган, өр-яңа күзаллау булдырган, шул рәвешчә, татарлар өчен киләчәкне формалаштырган” [1, 6 б.] шәхесләрнең берсе. Берьюлы төрле өлкәләрдә хезмәт куйган һәм дан казанган Ибраһимов – татар әдәбияты тарихында да тирән эз калдырган зур каләм остасы. Әлеге мәкаләдә  әдип тарафыннан иҗат ителгән “Безнең көннәр” романының (беренче варианты) текстологик үзенчәлекләренә, ягъни әсәрнең басылу тарихы, аңа карата язылган бәяләмәләргә, әсәрнең теленә беркадәр күзәтү ясала.

Г. Ибраһимовның беренче тарихи-инкыйлаби әсәр булып саналган “Безнең көннәр” романы әдәбият дөньясында аерым урын алып тора.  Бу күләмле әсәрен, автор, үзе белдергәнчә, 1914 елда язып тәмамлый [2, 48 б]. “Аның кайда язылып бетүе дә билгеле. Әдип аны, М. Гафурига язган бер хатында искә алып үтә: “Мин 1914 елда, “Аң”ны ташлагач, зур иҗади дәрт белән Сухум шәһәренә барып, “Безнең көннәр”не язып алып кайткан идем”, – ди” [3, 443 б.]. Ләкин аның кайчан һәм кайда языла башлавы турында төгәл генә мәгълүматлар юк. Шулай да Г. Ибраһимов 1914 елның 25 апрелендә Хөсни Кәримгә язган хатында түбәндәгеләрне әйтә: “… мин бит “Безнең көннәр”не язам. Бу “Хәят дулкыннары” атлы трилогиянең беренче җөзье була. Хәзерге чамаларда өч йөз биттән артмас кебек. Ахырга таба арта торган булса, ничек булыр. Моны Гәрәйләргә* бирәм. Килештек. Мин май ахырларына матбагага бирергә булыр дигән нияттәмен. Шул вакытка тәмам кулымнан җибәрергә тырышам.” [2, 82 б.]. Шулай итеп, Г. Ибраһимов “Безнең көннәр” романын якынча ярты ел эчендә, ягъни, югарыда әйтелгәнчә, 1914 елда яза башлап, шул ук елның июнь урталарында тәмамлаган, әсәрне бастыру өчен, “Гасыр” нәшриятына биргән. Нәшрият романны шул ук елның сентябрендә басарга керешә. Ләкин “наширнең тимер сандыгы” – революция хәрәкәтеннән курыккан патша цензурасы, сиксән бите җыелып ике табагы басылгач, бу эшне туктата. “Безнең көннәр” Октябрь революциясеннән соң гына дөньяга чыга [4]. “Бу беренче басма шул кулъязма тексты буенча эшләнде. Кулъязманы икенче тапкыр нәшриятка биргәндә, мин аны яңадан төзәтеп чыгу түгел, хәтта бер тапкыр карап, күз йөртеп үтәргә дә вакыт таба алмадым… 1914 елда ничек язылган булса, шул килеш кочагы белән илттем дә типографиягә тапшырдым. Еллар буе кулдан-кулга йөргәндә, аның 90 бите югалган иде”, – дип яза Г. Ибраһимов икенче басмага сүз ахырында [3, 494 б.]. Шулай да 1919 елның көзендә автор, әсәрнең караламасы буенча, әлеге югалган битләрне яңадан күчереп бирә. Бәлки, шуңадыр, язучы романның ахырында иҗат ителү чоры дип  (1914 елда тәмамлануга карамастан) 1914–1920 елларны билгели.

Әсәрнең басылуы титул битендә 1919 ел дип күрсәтелсә дә, асылда ул, 1920 елның урталарында гына нәшер ителә. Шуңа булса кирәк, Г. Ибраһимов аны 1919–1920 елларда басылды дип яза. Әсәрнең шул вакытта басылуы әдипнең чордашлары истәлекләрендә дә әйтелә. Мәсәлән, К. Гыйрфанов 1920 ел башында, Казанга килеп, язучының үзе белән очрашуын, өстәл өстендә “Безнең көннәр” романының типографиядән алып кайтылган, әле төпләнеп тә өлгермәгән табаклары ятуын искә ала [5, 159 б.].

Шулай итеп, “«Безнең көннәр» илебездә каты, канлы гражданнар сугышы барган чорда басылып чыга, һәм ул укучылар тарафыннан да, вакытлы матбугат тарафыннан да бик җылы кабул ителә. Яшь совет матбугаты аның дөньяга чыгуын әдәбиятыбыз тарихында зур, шатлыклы вакыйга итеп саный” [3, 504 б.]. Татар һәм рус телендәге тәнкыйть мәкаләләре, Ф. Сәйфи-Казанлы, С. Атнагулов, П. Фалев һ.б. тарафыннан язылып, аларда әсәр турында  уңай фикерләр әйтелә. Язучы, тәнкыйтьче, күренекле җәмәгать эшлеклесе Ф. Сәйфи-Казанлы, мәсәлән, әсәрнең мөһимлегенә, техник яктан эшләнешенә игътибар итә һәм болай ди: “Безнең көннәр” романы боңа кадәр татар матбугатында күрелгән әдәби әсәрләр арасында кирәк алынган мәүзугысы (темасы – Г.Б.), кирәк тасвир иткән буявының көчлелеге, кирәк тәҗәссем иткән (сурәтләгән – Г.Б.) типларның реальный булуы, бөтенлеге ягыннан, шөбһәсез, чагыштырылмаслык дәрәҗәдә аерым урында торырга тиештер” [6, 142 б.].  С. Атнагулов исә әсәрне “татар-башкорт эшче ярлысының, пролетарский әдәбиятының беренче нигез ташы” дип атый [7]. Әдәбият белгече Г. Нигъмәти дә, әсәрнең идея эчтәлеген, образларын, андагы вакыйгаларны һәм сәнгатьлелек сыйфатын төрле яклап тикшереп, аңа югары бәя бирә [8, 142 б.].

“Безнең көннәр” романы – Г. Ибраһимовның 1934 елда нәшер ителгән шул исемдәге әсәренең тәүге варианты. Аны автор кайбер “социаль сәбәпләр аркасында әдәби балачак җимеше” диебрәк расларга теләсә дә, “Безнең көннәр” – сәнгати һәм тарихи көчен күрсәтә торган киң колачлы әсәрләрнең берсе. Вакыйгаларның шактый киңлеге, хәрәкәтнең куелыгы, дулкынлы көрәшнең куәтле булуы, геройларның катлаулы язмышлары [9, 75 б.] аша роман безгә XX гасыр башы татар милли иҗтимагый хәятын күз алдына китереп бастыра.  Әлбәттә, ул икенче вариантыннан композициясе, персонажлар бирелеше, теле һәм, ниһаять, автор үзе әйткәнчә, идея эчтәлеге белән аерылып тора. Әсәрдә җәмгыятьнең төрле катлау вәкилләре, төрле партияләр тормышы сурәтләнә. Шулай да игътибар үзәгендә — мәдрәсә шәкертләре һәм бишенче елгы инкыйлаб йогынтысында татар мәдрәсәләренә, аеруча мәдрәсәи Исламиягә үтеп кергән шәкертләр кузгалышы, хәрәкәте. “Сәяси көрәшнең һәрвакыт алдынгы сафларында баручы укучы яшьләр” [10, 129 б.] мәдрәсәләрдә яңа фәннәр (Европа фәннәре), шуның белән бергә рәдде нәсара, хәдис, тәфсир, әдәбият укытуны, яңа тәртип кертүне таләп итеп баш күтәрәләр. Әйе, бу – авторга якын өлкә. Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимов 1912 елның көзендә Киевка китә. Монда укытучылык белән шөгыльләнү өстенә, ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта укып йөри. Яшь ихтилялчылар белән аралашып, андагы “Мөселман студентлар түгәрәге” нең  эшендә актив катнаша. Шул сәбәпле, полиция күзәтүе астына эләгеп, кулга алына. Әлеге эшләрнең Г. Ибраһимов үзе өчен файдалы булуын искәртеп үтә. Бу турыда әдәбият галиме Д. Заһидуллина: “Чыннан да Киев вакыйгаларыннан соң әдип иҗатында социаль мотивларның көчәюе күзәтелә. Беренче рус революциясендә татар халкы вәкилләренең катнашуын сурәтләгән “Безнең көннәр” романы язучы иҗатындагы шул үзгәрешләрнең ачык мисалы булып тора”, – ди [1, 140 б.]. Әнә шулай “Киев вакыйгалары”н Ибраһимов татар җирлегенә “күчерә”. Хәер, мәдрәсә тормышы аңа балачактан таныш. Иң элек Вәли мулланың кадими мәдрәсәсеннән, аннан соң, укыту программасын һәм системасын тәнкыйтьләгәне өчен, “Галия”дән куылулар да эзсез калмый, билгеле.

Романның беренче варианты әлегә кадәр гамәлдәге татар графикасында тулысынча нәшер ителмәгән. 2000 елларда әсәр әдәбиятчы галим Ф. Бәширов тарафыннан, гамәлдәге графикага күчерелеп, “Мирас” журналында басыла башлый, әмма төгәлләнми. (Карагыз: “Мирас”, 2004, № 11, 12; 2005, № 1–12;  2006, № 1–12; 2007, № 1–3).

Текстны гамәлдәге графикага күчергәндә, түбәндәге текстологик принциплар күздә тотылды. Бу чорда иҗат ителгән әсәрләрдә, кагыйдә буларак, даими очрый торган диб, барыб (баруб), мөселманлар, галимләр кебек язылыштагы хәзерге татар әдәби телендәгечә бирелде. Шул чорга (XX йөз башы) хас тел-стиль үзенчәлекләрен чагылдыру өчен, аерым бер төркем сүзләр яки формалар чыганактагыча калдырылды. Мәсәлән: йир, мәсҗед, караңыз, динемез, бондый, агълады һ.б. Мәбгус, ихтилял, фөрьяд, истибдад кебек бүгенге көн укучысына аңлашылмаган сүзләргә астөшермәләрдә тәрҗемә-аңлатмалар бирелде. Тыныш билгеләре шулай ук хәзерге пунктуация кагыйдәләре нигезендә куелды.

Мөгаен, шул чор китап басу, төпләү үзенчәлегедер, китапта битләр саны буталу, хәрефләр, сүзләр төшеп калу очраклары шактый күзәтелде. Шунлыктан, әсәр кат-кат укылып,  башка нөсхәләре белән чагыштырылды һәм тулыландырылды.

Романдагы тарихи вакыйгалар, шәхесләр, географик атамалар турындагы белешмәләр текст ахырында бирелгән искәрмә һәм аңлатмаларда урын алды. Биредә Коръән сүрәләре, хәдисләр, гарәпчә гыйбарәләрнең мәгънәләре татарчага тәрҗемә ителде.

“Безнең көннәр”нең беренче варианты – шул чор таләбен: ислах, яңа фәннәр укыту, җәдит мәктәпләрен киңәйтү, иске карашлы хәлфәләрдән котылуны үзәккә куйган әсәр. Ул революциягә кадәрге татар дөньясын объектив сурәтләве белән игътибарга лаек. Әсәр, һичшиксез, үз укучысын табар, һәм ул яңа заман, хәзерге чор күзлегеннән чыгып бәяләнергә тиеш.

* Гәрәйләргә – Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәнов (1883–1934), журналист, “Гасыр” нәшрияты хуҗасы.

 

  

Кулланылган әдәбият исемлеге

 

  1. Галимджан Ибрагимов: “Я жизнь искал, смысла в жизни искал…”. Казань : ИЯЛИ, 2017. 336 с.
  2. Ибраһимов Г. Әсәрләр. Тугыз томда. 9 нчы т. Казан : “Фикер”, 2000. 464 б.
  3. Ибраһимов Г. Әсәрләр. Сигез томда. 4 нче т. Казан : Татар. кит. нәшр., 1976. 462 б.
  4. Ибраһимов Г. Безнең көннәр. Роман. Казан : «Өмид» ширкәте матбагасы, 1919. 454 б.
  5. Гыйрфанов К. Ачык күңелле кеше // Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр. Казан : Татар. кит. нәшр., 1966. 159 б.
  6. Сәйфи-Казанлы Ф. Галимҗан Ибраһимовның соңгы әдәби әсәрләреннән “Безнең көннәр” романы // Кызыл шәрык. 1920. № 3–4. Б. 142–145.
  7. Атнагулов С. Безнең көннәр // Эшче. 1920, 20 май.
  8. Нигъмәти Г. “Безнең көннәр” һәм аның стилендә бишенче еллар сыйнфый көрәшенең чагылышы // Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. Казан : Татар кит.нәшр., 1958. Б. 92–118.
  9. Җәләлиева М. “Безнең көннәр” романының ике варианты // Галимҗан Ибраһимов һәм хәзерге заман. Казан : Фикер, 2002. Б.75–85.
  10. Даутов Г. Ф., Әхмәдгалиева Г. Г. Г. Ибраһимовның “Безнең көннәр” романында татар милли мәгариф системасының бирелеше // Наследие Галимджана Ибрагимова в контексте многообразия культур : материалы Междунар. конф., посвященной 130-летию со дня рождения Г. Ибрагимова. Казань : ИЯЛИ, 2016. 368 с.

 


 

Batyrshina Guzel

Doctor of Philology, Associate Professor of the Chair of the Tatar Language and National Culture, Russian Islamic Institute, Kazan

guzel­_asnur@rambler.ru

  

ROMAN G. IBRAHIMOV «OUR DAYS»: TEXTOLOGICAL VIEW

 

 The article is devoted to a textual study of the first, previously unpublished, version of the novel «Our Days», written by the classic of Tatar literature, public and state figure G. Ibrahimov. It is dedicated to the reform movement of the shakirds of madrasah «Islamiya». The article reviews the history of the publication, critical articles, language of the text of the work. 

 

Key words: G. Ibrahimov, the novel «Our days», textology, the reform movement of the shakirds, the language of the text.

 

© АНО СНОЛД «Партнёр», 2017

© Батыршина Г. Г., 2017

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *