Аннотация: Данная статья посвящена изучению лексических единиц, отражающих религиозные взгляды. Ареалом для поиска данных единиц выбраны татарские паремии. Религия, отражающая душевные качества человека, рассматривается,в свою очередь, как неотъемлемая часть языковой идентичности татар.
Выпуск: №2 / 2017 (октябрь — декабрь)
УДК: 809.432
Автор(ы): Хуснутдинов Дамир Хайдарович
кандидат филологических наук, доцент кафедры татарского языкознания, Казанский федеральный университет
Страна: Россия
Библиографическое описание статьи для цитирования: Хуснутдинов Д. Х. Татар паремияләрендә дини карашлар системасын чагылдырган берәмлекләр [Электронный ресурс] / Д. Х. Хуснутдинов // Современный мусульманский мир : электрон. журнал. – 2017. – № 2. – 1 электрон. опт. диск (CD-ROM). – Систем. требования: Pentium III, процессор с тактовой частотой 800 МГц ; 128 Мб ; 10 Мб ; Windows XP/Vista/7/8/10 ; Acrobat 6 х.
Теге яки бу чыганакның лексик составын анализлаганда, тикшеренүләрнең эзлеклелеге мөһим роль уйный. Лексикология буенча язылган хезмәтләрдә сүзләрне семантик төркемләү киң кулланыла. Теләсә кайсы тел сүзләре семантик нигездә, ягъни мәгънәләре буенча төркемләнә ала. Билгеле булганча, телнең сүзлек составы морфологиядә сүз төркемнәренә аерыла. Сүз төркемнәре семантик категорияне тәшкил итә. Шуңа күрә морфологиядәге сүз төркемнәре – сүзләрнең лексик-семантик төркемнәре булып торалар.
Лексик-семантик төркемнәрдән аермалы буларак, тематик төркемнәрдә лексик берәмлекләр күбрәк була. Лексиканы тематик өйрәнү методын галимнәр ХI–ХII гасырларда ук файдаланганнар. Узган гасырның уртасыннан башлап, тюркологиядә лексик-семантик төркемнәрне тикшерүгә аеруча игътибар итә башлыйлар. Н. К. Дмитриев, Э. Р. Тенишев, А. А. Юлдашев, Н. З. Гаджиева, А. М. Щербак хезмәтләрендә төрле тематик лексика тикшерелә [1, б. 24].
А. Г. Шәйхуллов телнең сүзлек составын дүрт төркемгә бүлә: табигать, кеше, җәмгыять, танып белү. Бу төркемнәр үз чиратларында тагын ваграк төркемчәләргә аерылалар. Татар телендәге сүзләрне тематик төркемләү Ф. С. Сафиуллина, К. Р. Галиуллин [2] тарафыннан да башкарыла. Шулай итеп, паремияләрдә төрле дини төшенчәләрне белдергән сүзләрнең түбәндәге тематик төркемнәре аерып чыгарылды.
1) «Дин» төшенчәсе белән бәйле сүзләр. Бу төркемнең үзәк элементын «дин» лексик берәмлеге тәшкил итә. «Аңлатмалы сүзлек»тә әлеге сүзнең семантик үзенчәлеге болай дип теркәлгән: табигатьтән өстен торып аны идарә итә торган көчләрнең (мәсәлән, Аллаларның, рухларның, фәрештәләрнең һ.б.ш.) булуына ышану; русчасы вера // шундый карашлар системасы; русчасы религия. (ТТАС, 1; 303). Мәкальләрдә «дин» берәмлеге шушы мәгънәләрен саклый, әмма шул ук вакытта, аның кулланылышнда тарихи шартларның хәлиткеч фактор булуы күзгә ташлана.
2) Паремияләрдә дини-мифологик затларны атаган лексик берәмлекләр шактый зур тематик төркем тәшкил итә. Алар арасында, һичшиксез, үзенең кулланылыш активлыгы белән Алла сүзе төп урынны алып тора: Аллага ышан, үзеңә кымшан (38280), Ни Аллага, ни патшага (38299), Яткан да, Алла, ди, торган да, Алла, ди (38318) һ.б.
Алла лексемасының ислам динендә кулланылган синонимнары да паремияләрдә киң чагылыш таба. Мәсәлән: Хак Тәгалә ни кылса да, ирке бар (38305), Хак яндырган чыракны ахмак өреп сүндермәс (38306), Ходайга сәдакаңны бир дә җыла (38309), Ходайны күктән эзләмә, җирдән табарсың (38311), Аллаһе Тагалә саулыкны биргән, “акчаны үзең тап” дигән (23123)һ.б.
Паремияләрдә дини затларны белдергән тагын түбәндәге сүзләр очрады:
— фәрештә//фирештә: Алтын күрсә, фәрештә юлдан язар (38319), Дөнья тулы фәрештә, һәрберсе бер эштә (38320) һ.б.
Шушы лексемага мөнәсәбәтле, үлем фәлсәфи категориясе белән бәйле Газраил берәмлеге дә паремияләрдә шактый зур урын били. Аның лексик мәгънәсе дини күзаллаулардан килгән үлем фәлсәфи категориясенә кагылышылы ачыклана: Газраилгә мал биреп җан алып калып булмый (19412), Газраил җанга уртак, атаның яман угылы малга уртак (19413), Әдәмгә – үлем, газраилгә – көлке (19414) һ.б.
— пәйгамбәр: Дөньяга килгән пәйгамбәрләр дә күктән төшмәгән, эчтән төшкәннәр (38239), Казадан пәйгамбәр дә качкан (38240) һ.б.
3) төрле дини йола, бәйрәмнәр, гыйбадәт, гореф-гадәтләрне һәм алар белән бәйле төшенчәләрне белдергән сүзләргә дога, ураза, намаз, җеназа, камәт, салават, тәкбир кебек лексемалар керә [3, б. 104]. Паремияләр татар милли мәдәниятенең аерылгысыз компоненты булган дини йолалар турында шактый зур мәгълүмат саклый. Шуларны аерым-аерым карап китик.
— дога берәмлеге аңлатмалы сүзлектә “дин тотучыларның аллага, изгеләргә ялварып, теләкләр теләп мөрәҗәгать итүе // Аллага, изгеләргә мөрәҗәгать иткәндә әйтелә торган һәм сүзләре алдан билгеле булган текст; гыйбадәт сүзләре; доганың тексты” (ТТАС, 1; 309) дигән мәгънәдә теркәлә. Мәкальләрдә аның бу мәгънәсе саклана: Доганы күңел тутырыр (38229), Телең белән дога кыл, кулың белән эшлә (38238).
— ураза, рамазан: Бәйрәмдә аласы барга рамазан кыска булыр (38589), И ураза айлары, сыза йөрәк майлары! (38593) һ.б. Бу берәмлек, дини эчтәлеген саклаган хәлдә, тормыштагы авырлыклар, мохтаҗлык, юклык мәгънәсен белдерү максатына хезмәт итә.
— гает: Елына ике килгән гает, аның да берсен укымасаң гаеп (38590), Ярлы булсаң, туеңны гаеттә яса (9784) һ.б.
— Ислам мәдәниятенең иң әһәмиятле йолаларыннан булган намаз да һәм аңа бәйле гадәтләр, төшенчәләр татар халык афоризмнарында үз урынын ала: Намазгаазан ярашыр, сүзгә казан ярашыр (38581), Намаз эшне бетерер, эш намазны җиткерер (38584), Намаз – эше юкныкы, ураза – ашы юкныкы (38583); Икенде булса, итеңне ас; ахшам булса, авызыңны ач (38592), Азан әйтмичә, камәт төшермиләр (38572), Бер намазга ике азан әйтмиләр (38576), Намазыңны укыдым, тәһартем алмадым (38585) һ.б.
— Хаҗ кылу йоласы белән бәйле мәкальләргә дә мисаллар китерик: Мәккәгә бару белән ишәк хаҗи булмас (38602), Хаҗи – тәмгылы, мулла – карынлы (38605), Хаҗи дигәнебезнең куеныннан хачы чыкты (38603).
— никах йоласы белән бәйле лексик берәмлекләрне саклаган мәкальләр түбәндәгеләр: Әҗәл белән никах – каш арасында (9642), Никах вәгъдәсе җитсә, арага кәгазь дә сыймый, ди (9649), Никах мәхәббәт тудыра (9652), Никах хөкеме – олы хөкем (9653) һ.б.
Никах сүзенең кәбен дигән варианты да бар: Ике сукыр – бер бакыр, безгә кәбен кем укыр? (9643). Ул ислам дине кергәнче үк йөри, аңлатмалы сүзлектә дә “никах йоласы, никахны белдергән искергән этноним” буларак теркәлгән (ТТАС, 2; 247). Кәбен берәмлеге мәкальләрдә шул мәгънәдә сакланып кала да. Әмма бүгенге телебездә ул инде кулланылмый [4, б. 95]. Димәк, бу яктан паремияләр кыйммәтле лексик чыганак булып торалар.
— җеназа лексемасы һәм аңа бәйле төшенчәләр түбәндәге мәкальләрдә теркәлгән: Үлем байга да бер, ярлыга да бер, икесенә дә унике аршын кәфен, өч аршын кабер (19161), Кәфенеңне үлгәнче хәстәрлә (19238), Җеназаны зираттан кире алып кайтмыйлар (19470), Күлмәк кигән бер кайтыр, кәфен кигән кайтмас (19478), Өйгә кергән коры чыкмас, гүргә кергән кире чыкмас (19483) һ.б.
— мәүлет берәмлеге бер генә мәкальдә теркәлде: Гармунсыз туй – мәүлет җыйган өй кебек (9675).
— салават һәм тәкбир берәмлекләре түбәндәге мисалда күзәтелә: Салават, тәкбирәйтеп ишанны да алдап була (38236).
Мисаллардан күренгәнчә, ислам йолалары белән бәйле карашлар системасында билгеле бер дәрәҗәдә ирония урын алган. Бу – мәкальләрнең тарихи чор белән бәйләнеше турында сөйләүче факт булып тора. Бары җеназа, үлем турындагы мәкальләрдә ирония, сарказм сизелми, димәк, шундый шомлы төшенчәләр турында халкыбыз һәрвакытта да җитди уйланган.
4) дини сүзләр арасында торак, корылмаларга бәйле атамалар да бар. Аларга без мәчет, манара, михраб, мәдрәсә кебекләрне кертеп карый алабыз. Әйтик, түбәндәге паремияләрдә мәчет лексемасы кулланыла: Бүреген мәчетка атсалар да, кереп алмас (38379), Бу мәчеткә бу намаз да күп әле (38380), Муллага мәчет юлын күрсәтергә кирәкми (38466), Салмаган мәчеткә мулла сайламыйлар (38536) һ.б. [5].
Манара берәмлеге киләсе мәкальләрдә теркәлгән: Иң туры әйбер – манара, аның да эче кырыкка кәкре (38381), Мәзин манарага менсә, үзен – әтәч, халыкны тавык дип уйлар (38569) һ.б.
Михраб берәмлеге түбәндәге паремияә очрый: Мәчете җимерелсә дә, михрабы урынында тора (38383).
Татар халкының белемгә, мәгърифәткә омтылышын чагылдырган символик эчтәлеккә ия мәдрәсә сүзе мәкальләрдә аз урын алган: Мәдрәсәнең почмагы – бу дөньяның оҗмахы (30131). Аның каравы, гарәп теленнән кергән мәктәп берәмлеге җитәрлек актив: Кайда мәктәп ачылса – анда төрмә бикләнә (30129), Мәктәп әдәмне баеткан (30132), Мәктәп юлы – җәннәт юлы (30133), Хәлфә – мәктәпнең җаны (30154) һ.б. [6]. Моның сәбәбе, бердән, мәкальләрнең хронологиясе белән билгеләсә, икенчедән, телдән-телгә күчкәндә, ХХ гасыр башыннан искергән сүзләр катламына күчкән мәдрәсә лексемасының гомумкулланылыштагы сүз белән алышынган булуы ихтимал.
5) дини яшәеш белән бәйле кием-салым исемнәрен аңлаткан лексик берәмлекләр арасында без чапан, чалма сүзләренең активлыкларын күрдек. Аларны түбәндәге паремияләрдә күзәтергә мөмкин: Ишан чалмасы астында ат урларга йөгән бар (38622), Тыштан – чапан, эчтән – шайтан (38626), Мулла нихәтле надан булса, чалмасы шулхәтле зур булыр (38494) һ.б.
6) Дини сүзләр арасында иҗтимагый-сәяси тормыш, яшәешбелән бәйле төрле берәмлекләр дә күп. Аларга без мөселман, кяфер, мулла, абыстай, хаҗи, ишан, мөрид, суфи, шәкерт, имам һ.б. берәмлекләрне кертеп карый алабыз. Күренгәнчә, бу сүзләр, асылда, кешенең иҗтимагый сословиесе, титулы белән билгеләнә. Паремияләрдә без аларга дистәләрчә мисал таба алабыз.
Мәсәлән, мөселман һәм кяфер берәмлекләре түбәндәге мәкальләрдә теркәлгән: Кешенең кяферлеге эчендә (38371), Мөселманның нияте кылган гамәленнән изге, имеш (38377) һ.б. Күренгәнчә, бу төшенчәләр кешенең ислам диненә ышанычын гына түгел, ә бәлки эчке дөньясының асылын да ачып бирүгә хезмәт итәләр.
Мулла берәмлеге дә актив: Алла бирмәгәнне мулла бирмәс (38387), Ат азгыны юрга булыр, ир азгыны мулла булыр (38395) һ.б.
Абыстай лексемасы аз очрый: Мулла башта – абыстайга, соңыннан Ходага тезләнер (38450).
Мәзин берәмлеге шактый чикләнгән: Бер авылда мәзин күп, иртә намазын көн чыккач укыганнар (38565), Иске мәчеткә кәккүк мәзин (38567), Таш мәчеткә агач мәзин (38570), Һәр эшнең үз кешесе: тавык өлешләү – мәзин һөнәре (38571) һ.б. [7].
Уку-гыйлемгә хәерхаклы мөнәсәбәттә булып, халкыбыз мәкальләрендә шәкертләр турында да уйлануларын җиткергән. Әлеге берәмлек кешенең алгарышка, данга ирешүдә башлангыч этабы буларак бәяләнгән: Шәкерт булмаган – остаз булмас (30159), Остаздан шәкерт узар (30138), Остазның нәтиҗәсе – шәкертендә (30140); аларның кешеләр тарафыннан якланырга тиешлегенә дә басым ясала: Шәкерт кеше – Алла кунагы (30160) һ.б.
“Үз тирәсенә мөритләр җыеп, алар белән рухани җитәкчелек иткән диндар, изге саналган кеше” (ТТАС, 1; 438) мәгънәсендәге ишан берәмлеге түбәндәге паремияләрдә урын алган: Бәладән ишан да кача (38611), Ишанга кул биргән – шайтанга юл биргән (38616) һ.б.
Остабикә берәмлеге аз очрады: Синең сыер минем сыерны сөзсә, хакын түлә; минем сыер синең сыерны сөзсә, “остабикә, китер әле йәшел тышлы китапны!” (38537).
Шул рәвешле, иҗтимагый-сәяси тормыш белән бәйле берәмлекләр паремияләрдә бик күп очрый, бигрәк тә мулла сүзе кергән мәкальләрнең саны ике йөзгә җитә [9, б. 414]. Суфи, ишан кебек берәмлекләр дә шактый очрый. Мондый берәмлекләрнең активлыгы, безнең карашыбызча, татар халкының шушы кешеләргә мөнәсәбәтен, бәясен җиткерү теләге белән аңлатыла.
7) Дини лексикада төрле һөнәр ияләрен, профессияләрне атаган берәмлекләр аерым урын алып тора. Мәкальләрдә шундыйлардан казый, хәлфә, мөгаллим, остаз кебек сүзләрне күзәттек. Боларның беренчесе дин кануннары буенча хөкем итүче, судья мәгънәсендә килә. Әйтергә кирәк, соңгы елларда бу сүз яңадан активлашты. Мәкальләрдә казыйларның гади кешегә карата гаделсез хөкем кылуы аларга бәя бирүдә төп нигез булып тора: Аллага ярыйм дисәң, азаның булсын, казыйга ярыйм дисәң, казаның булсын (27100), Анаңны кыйнаса казый, кая барырсың, абзый? (27101), Дәгъвачың казый булса, ярдәмчең Алла булсын! (27102), Казый белән даулашма, көчле белән көрәшмә (27105), Суык белән көрәшкәннең колагы юк, казый белән көрәшкәннең башы юк (27108), Хөкем – көрәк, аны тоткан казый, ханга кемне күмәргә кирәк – шуңа кабер казый(27109) һ.б.
Мәдрәсәләр белән бәйле хәлфә, мөгаллим, остаз берәмлекләренә мисаллар шулай ук күп теркәлде. Аларны олылау, хөрмәтләү мәкальләрдә шактый ачык сизелә. Мәсәлән: Ат күргән ат таныр, остаз күргән хат таныр (30119), Оста барда, кулың тый; остаз барда телең тый! (30137), Остаз суккан җир тәмугта янмас (30137), Остаз күргән шәкерт һәр мәкамдә юргалар, остаз күрмәгән шәкерт аннан-моннан боргалар (30139), Шәп әфисәрнең начар солдаты булмый, шәп мөгаллимнең начар шәкерте булмый (30164), Хәлфә – мәктәпнең җаны (30154), Хәлфәсез шәкерт булмас (30156) һ.б.
8) Дини сүзләр арасында мәгариф һәм мәгърифәт белән бәйлеләре дә бар. Мәсәлән: Мантыйк – тугыз кырлы пычак, кисмәгән кыры юк (30134) мәкалендә мәдрәсәләрдә укытыла торган мантыйк – логика фәне турында сүз алып барыла. Укысаң гакает, калырсың акаеп! (30151) паремиясендә гакает сүзе “иске мәдрәсәләр программасында гарәп телендә үтелә торган дини-фәлсәфи трактатлар” дигәнне белдерә.
9) Дин белән бәйле икътисади төшенчәләргә хәләл – хәрәм, фидия, зәкят, гошер, хәер, сәдака кебек төшенчәләрне кертә алабыз, чөнки бу сүзләр барысы да кешеләр арасында экономик мөнәсәбәтләрне белдерләр, ислам тарафыннан кабул ителгән икътисад-финанс терминнары булып торалар. Аларга мисалларны паремияләрдә күпләп табарга була. Шуларны аерым-аерым карап үтик.
Хәләл һәм хәрәм төшенчәләре түбәндәге мәкальләрдә күзәтелә: Ашыйк, эчик, уйныйк, көлик – хәләл күкрәк көчләре (38630), Гаҗәп, берәүгә хәрәм килешә, безгә хәләл дә килешми (38631), Хәләл кәсеп илгә кертер, хәрәмкәсеп илдән сөрер (38632), Хәләл кәсепнең яманы юк (38633), Хәрәм мал эчне төртә (38634), Хәрәм җибәрми (38635) һ.б. [5, 6, 7]
Хәер-сәдака төшенчәләре түбәндәге мәкальләрдә теркәлгән: Атына күрә дугасы, сәдакасына күрә догасы (23800), Миннән – хәер, синнән фатиха (23803), Сәдака алган кеше баемас (23807), Сәдака бәлане китәрә (23808), Сәдака биргәннең гомере озын булыр (23809), Сәдака казадан саклый (23810),Сәдаканың азы-күбе юк (23811), Сәдакаңны сауда бир (23812), Хәер бирсәң, хәерен күрерсең (23815) һ.б.
Фытыр – “уразадан соң бирелә торган сәдака” (ТТАС, 3; 356), ул түбәндәге мәкальләрдә теркәлгән: Аллага – шөкер, муллага – фытыр (38598), Аллага – шөкер, муллага – фытыр, синең белән миңа – шымытыр (38599)һ.б.
Зәкят – “шәригать кушуы буенча, байлыкның ярлыларга һәм дин файдасына бирелергә тиешле кырыктан бер өлеше” (ТТАС, 1; 353). Бу сүз кайбер мәкальләрдә урын ала: Зәкят – мал кере (38600), Зәкятсызның малы хәрәм, телсезнең давы хәрәм (38601).
Гошер – “уңышның уннан бер өлешен сәдака итеп бирү” (ТТАС, 1; 275). Әлеге лексемага бер мисал табылды: Гошерсезнекен сөннәтсез ашар (23802).
Фидия – “үлгән кешенең гөнаһын ярлыкауны сорап бирелгән сәдака” (ТТАС, 2; 342): Кем үлсә дә үлсен, мәзингә фидия булсын (38566).
10) Паремияләрдә дини күзаллаулар белән бәйле төшенчәләр, ахирәткә караган күренешләрне атаган сүзләр шактый киң урын ала. Аларга оҗмах, тәмуг, сират, теге дөнья, ахирәт, кыямәт, җәннәт, җәһәннәм кебек берәмлекләрне кертеп карарга мөмкин [10, б. 201]. Гомернең чиклелеген тойган һәм бу дөньядагы гамәлләр өчен җавап тоту кирәклеген уйлаган татар халкы әлеге төшенчәләр хакында һәрвакытта да истә тота. Паремияләрдә аларның күплеге дә шуның белән аңлатыла, күрәсең. Мисаллар: Бүгенгенең таңдагысы бар, таңдагының кыямәте бар (38639), Бүген кыен булса да, ахирәттән күп артык (38640), Дөнья эшен ахирәткә калдырма (38641), Ахирәткә табынган, дөньядан буш калган (38642), Теге дөньяга китеп тә, кайткан кеше юк әле (38653), Бар да оҗмахка керсә, җәһәннәм буш калыр (38657), Бары тигез оҗмахта (38657), Җәннәт аналар аяк астында (38658), Тәмугка өйрәнгән оҗмахка кермәс (38662) Мулла сират кичмәгән, без дә белеп төшмәгән (38518) һ.б.
11) Дини эчтәлекле абстракт исемнәр мәкальләрдә кулланылган дини сүзләрнең әһәмиятле бер өлешен тәшкил итә. Без андыйлардан нәфес, әҗәл, җан, шәригать, гөнаһ, язык, тәүбә, фатиха кебек берәмлекләрне атый алабыз. Алар мөселман кешесенең яшәеше белән бәйле төшенчәләрне белдерәләр. Шуларга мисаллар карап китик.
Нәфес, бәрәкәт, шөкер (кылу) берәмлекләре түбәндәге паремияләрдә урын алган: Бары белән бәрәкәт (31821), Барына – бәрәкәт, югына – хәрәкәт (31824), Канәгатьсезнең нәфесе тавык алачыгы кебек (31842); Барынашөкер, югына төкер (1738), Попның чәче озын, мулланың нәфесе озын (38667) һ.б.
Шәригать “мөселманнар өчен үтәү мәҗбүри дип каралган дини законнар җыентыгы // Традициягә кергән гадәт, йола” (ТТАС, 3; 535) дигәнне аңлата һәм мәкальләрдә шул мәгънәсендә урын ала да: Кул кулны белә, шәригать юлны белә (38255), Ни булса, шул булыр, шәригатьнең кушканы булыр (38256), Шәригатьтә оят юк (38258) һ.б.
Язмыш, тәкъдир, күрәчәк берәмлекләре дини лексиканың әһәмиятле компонентлары булып тора: Асылырга язган суда батмас (37565), Берәүгә язмыш – ана, берәүгә – үги ана (37570), Әдәм сөйли, язмыш көйли (37576), Бәндә сөйләр, тәкъдир көләр (37572), Күрәчәгең булса, кулың белән эшлисең (37887), Күрәчәк күз йомдыра (37590), Кая барсаң да, язмыш калмый (37593) һ.б.
Димәк, төрле абстракт төшенчәләр паремияләрдә киң урын ала һәм татар халкының дөньяга карашларын җиткерәләр.
12) Дини текстлардан аерым цитаталар, гыйбарәләр үзләре бер катлам тәшкил итә. Аларга мисалларны карап китик: “Ләхәүлә”нең биле сынган, “иншалла”ның таягы сынган, ди (38233), Кабул булмас догага амин тотма (38231), “Алла” дип әйтсәң, мулла кызын бирә, ди, “Бисмилла” дип әйтсәң, хатынын да бирә, ди, “Сөбханалла” дип әйтсәң, тартып ала, ди (38391), Мулла: аз бирсәң – “газабын әлим”, күп бирсәң – “гафур-рәхим” (38440), Мулла кеше хакын “бисмилла” дип әйтмичә ашамый (38478) һ.б. Бу мисалларда татар халкының көндәлек тормышында еш кулланыла торган актив интертекстуаль берәмлекләр кулланыла, һәрберебез “бисмилла”, “сөбханалла”, “амин” сүзләрен күңеленә сеңдергән. Шуңа күрә алар паремияләргә табигый рәвештә керешеп китә.
13) Ялгызлык исемнәргә ислам дине белән бәйле билгеле шәхесләр, географик атамалар, Коръән сүзе кертеп карала ала. Аларга түбәндәге мисаллар теркәлде: Мөселманның кыйбласы Мәккәдән Мәскәүгә ауган, ди (38376), Шайтанга кирәк булса, Коръәннән дәлил китерә (38353), Мулла, хәлвә күргәч, Коръәнен оныткан (38525), Мәккәгә бару белән ишәк хаҗи булмас (38602), Ел елга җиткән, ел Мөхәммәткә җиткән (19303) һ.б. Димәк, татар халкы арасында Коръән, Мөхәммәт пәйгамбәр, Мәккә образлары актуаль булган, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.
Шул рәвешле, татар паремияләрдә урын алган дини сүзләрнең тематик төркемнәре шактый киң. Шулай да иҗтимагый-сәяси төшенчәләрне атаган берәмлекләрнең активрак кулланылышка ия булулары ачык күренә [8, б. 136]. Бу әлеге төшенчәләрнең татар халкының яшәеше белән тыгыз бәйләнештә булуына мөнәсәбәтле.
Югарыда аталган сүзләр аерым катлам вәкилләре өчен генә хас булмыйча, хәтта рәсми сөйләмдә дә танылды һәм актив кулланыла башлады. Дини яңарышның үсүе, яшьләрнең дингә тартылуы, массакүләм мәгълүмат чараларының дин темасын актив яктыртуы – болар барысы да бу төркем тарихи сүзләрнең әдәби тел нормасына кадәр үсүен тизләтте. Шул нигездә, татар паремияләрендә урын алган дини сүзләр дә бүгенгесе көндә киң катлам халыкка яхшы таныш. Бу яктан алар тел тарихы, аерым алганда, лексик мәгънәләрнең үсеше турында шактый киң мәгълүмат саклыйлар.
Кулланылган әдәбият исемлеге
- Сафиуллина Ф. С., Галиуллин К. Р. Тематический русско-татарский словарь. Казан : Татар. кит. нәшр., 1989. 287 с.
- Тарасова Ф. Х. Лингвокультурологические и прагматические основания изучения татарских паремий на фоне других языков : автореф… докт. филол. наук. Казань, 2012. 36 с.
- Мөгътәсимова Г. Р. Татар халык мәкальләренең лексикасы (искергән сүзләр, диалектизмнар һәм рус-европа алынмалары). Казан : КДУ нәшр., 2005. 192 б.
- Нәбиуллина Г. Ә. Татар халык мәкальләрендә кушма җөмлә синтаксисы (Н. Исәнбәтнең өч томлык “Татар халык мәкальләре” җыентыгы буенча). Казан : КДУ нәшр., 2003. 208 б.
- Исәнбәт Н .С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыелмасы : 3 томда. 2 нче басма. Т.1. Казан : Татар. кит. нәшр., 2010. 622 б.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыелмасы : 3 томда. 2 нче басма. Т.2. Казан : Татар. кит. нәшр., 2010. 748 б.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыелмасы : 3 томда. 2 нче басма. Т.3. Казан : Татар. кит. нәшр., 2010. 799 б.
- Хуснутдинов Д. Х., Нурова Л. А. Использование инновационных технологий во внеклассных мероприятиях на татарском языке // В мире научных открытий. 2015. № 11 (71). С. 134–140.
- Хуснутдинов Д. Х. Функционально-семантическое изучение лексики татарского языка // В мире научных открытий. 2015. – № 5.1 (65). С.410–416.
- Хуснутдинов Д. Х. Фразеологические единицы концепта «җир» в татарской языковой картине мира // Филологические науки. Вопросы теории и практики. 2013. № 3 (21). С. 200–202.
Husnutdinov Damir
PhD in philology, Associate Professor, Department of Tatar linguistics, Kazan Federal University
domer1982@mail.ru
RELIGIOUS EDUCATION, REFLECTING APPROACHES IN PAROIMIA
This article is devoted to the study of lexical units, reflecting the religious views. Habitat to search for data units of a selected Tatar paroimia. Religion, reflecting the moral qualities of man, regarded in turn as an integral part of the linguistic identity of the Tatars.
Key words: Tatar paroimia, linguistic unity, religious vocabulary, lexical groups of words, spiritual world.
© АНО СНОЛД «Партнёр», 2017
© Хуснутдинов Д. Х., 2017