АЛМАНИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНӘ ТОРГАН ФӘННИ ҮЗӘКЛӘР ЭШЧӘНЛЕГЕ

Аннотация: В статье на основе анализа деятельности научных центров Федеративной Республики Германия, изучающих татарский язык в рамках тюркологии, говорится о научных деятелях, посвятивших свои труды изучению татарского языка, приводится краткое описание этих работ. В заключение перечисляются наиболее глубоко изученные немецкими учеными темы.

Выпуск: №1 / 2017 (июль — сентябрь)

УДК: 811.512.145(430)

Автор(ы): Зарипова Альфия Наилевна
кандидат филологических наук, доцент, кафедра теории и практики перевода, Высшая школа иностранных языков и перевода, Институт международных отношений, истории и востоковедения, Казанский (Приволжский) федеральный университет, г. Казань

Шайхутдинова А. И.
магистрант, отделение переводоведения и всемирного культурного наследия, Институт международных отношений, истории и востоковедения, Казанский (Приволжский) федеральный университет, г. Казань

Страна: Россия

Библиографическое описание статьи для цитирования: Зарипова А. Н. Алманиядә татар телен өйрәнә торган фәнни үзәкләр эшчәнлеге [Электронный ресурс] / А. Н. Зарипова, А. И. Шайхутдинова // Современный мусульманский мир : электрон. журнал. – 2017. – № 1. – 1 электрон. опт. диск (CD-ROM). – Систем. требования: Pentium III, процессор с тактовой частотой 800 МГц ; 128 Мб ; 10 Мб ; Windows XP/Vista/7/8/10 ; Acrobat 6 х.

Кайбер телләрнең, аеруча күпмилләтле дәүләтләр составында яшәгән дәүләт телләренең, бер-бер артлы югалуы, аларның үле телләр арасына кереп баруы бүгенге көндә зур проблемаларның берсе булып тора. Бу – табигый хәл. Татар теле шундый телләрнен берсе булып килә, шуңа да карамастан соңгы елларда татар теленең үсешенә, киң таралыш ала башлавына карап бу табигый кагыйдәдән чыгармалар да булырга мөмкин икәнлеге ачыклана. Чыннан да республикада татар телен өйрәнүгә игътибар үскәннән үсә бара, моннан чыгып чит илләрдә татар теле күпме дәрәҗәдә таралган, әлеге телне кулланучылар, өйрәнүчеләр бармы икән дигән сорау туа.

Алмания Федератив Республикасында татар теле тюркология фәне кысаларында ике университетта: Юстус-Либиг исемендәге Гиссен һәм Берлин Азат университетларында өйрәнелә.

Берлинда, гомумән, тюркологик традицияләр  XIX гасырда көнчыгышны өйрәнү буенча киң профильле галим, профессор Иоганн Вильгельм Шоттның (1802–1889)  фәнни эшчәнлеге белән  башлана. Әлеге галимнең эзләнү объектлары арасында алтай (татар) телләрен, халкын, тарихын өйрәнү дә урын ала: «Татар телләре буенча тәҗрибә эше» («Versuch über die tatarischen Sprachen») (Berlin, 1836), «Монголлар һәм татарлар турында иң беренче хәбәрләр»   («Ältesten Nachrichten von Mongolen und Tataren») (Berlin, 1846) хезмәтләре шундыйлардан.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында госманлы-төрек теле белгече доктор Г. Вейль татар һәм рус телләрен белгән әсирләрдән материал туплау һәм сөйләмә телнең аудиоязмаларын эшләү белән шөгыльләнә. Сугыштан соң Г. Вейльның эшчәнлегенең төп сферасы булып грампластинкалар чыгару тора. Бу эшен ул «Дәүләт китаханәсенең аудиоязмалар бүлегендә сакланган пластинкаларга яздырылган татар телендәге текстлар» («Tatarische Texte nach den in der Lautabteilung der Staatsbibliothek befindlichen Originalplatten») (Berlin-Leipzig, 1930) китапчык-кушымтасын бастыру белән төгәлли. Ул чыгарган кырык дүрт грампластинканың текстлары фонетик транскрипцияләре белән  гарәп графикасында бирелә һәм шулай ук алман теленә тәрҗемә ителә [1, с.81–86].

Бүгенге көндә Берлин Азат университеты Тюркология институтында башка төрки телләр белән берлектә татар халкы, тарихы, теленә кагылышлы проблемалар да күтәрелә. Профессор, доктор Барбара Келлнер-Хайнкеле һәм профессор, доктор Якоб М. Ландау җитәкчелегендә студент Бриджит Хойер ярдәме белән барган проект нәтиҗәсе буларак «Элеккеге Совет мөселман дәүләтләрендә тел реформасы: уңышмы яисә уңышсызлыкмы?» («Language Reform in the ex-Soviet Muslim States: Success or Failure?») монографиясе һәм шулай ук Барбара Келлнер-Хайнкеле җитәкчелегендә Себастьян Цвиклинский (Sebastian Cwiklinski) тарафыннан эшләнгән проект «Татар мөселман имамы һәм сәясәтчесе Габдерәшид Ибраһимның  язмаларында кеше концепциясе» («Personenkonzepte in Selbstzeugnissen russischer Muslime: Das Personenkonzept in den Selbstzeugnissen des tatarischen Geistlichen und Politikers Abdurraschid Ibrahim (1857–1944) «) шундыйлардан.

«Элеккеге Совет мөселман дәүләтләрендә тел реформасы: уңышмы яисә уңышсызлыкмы?» хезмәтендә элеккеге Совет мөселман дәүләтләрендә (Әзербайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Таҗикстан, Татарстан) бәйсезлек алганнан соң (1991–2008) үткәрелгән  тел сәясәтенең нәтиҗәләре анализлана һәм бу сәясәтнең уңай һәм тискәре яклары чагыштырыла. Эзләнү эшенең предметы итеп рус теле кебек өстенлек итеп килгән телләр сәясәте белән бергә,  бу дәүләтләрдә азчылыкны тәшкил иткән телләргә бәйләнешле сәяси карашлар да алына. Фәнни эш бу дәүләтләрдә бюрократия, мәдәни тормыш, мәгариф һәм сәясәткә кагылышлы  мәсьәләләрдә өстенлек иткән телләр белән дискриминацияләнеп килгән телләр арасындагы ярышны  игътибар үзәгенә ала. Проектның максаты булып постколониаль телләр турында яңа мәгълүматлар туплау гына түгел, ә шулай ук дискриминацияләнгән телләргә бәйле сәяси тәкъдимнәр бирү дә тора [2].

«Татар мөселман имамы һәм сәясәтчесе Габдерәшид Ибраһимның  язмаларында кеше концепциясе» проектының үзәгендә XIX гасырда Төркиядә язылган хәтер дәфтәре тора. Хезмәтнең максаты булып төрле дини һәм дөньяви характердагы мәдәни нормалар тәэсир иткән тирәлектә язылган автобиографик язманың мөһимлеген ачыклау һәм әлеге нормалар белән аралашу авторның кешелек концепциясендә нинди роль уйнаган тишерү тора [2].

Юстус-Либиг исемендәге Гиссен университетында 2003 елда ачылган Тюркология кафедрасы төрки телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнә, даими рәвештә тюркологик эзләнүләр алып бара, төрле проектлар үткәрә. Тәмамланган проектларның берсе – «Ислам әдәби теленең соңгы көннәреме?» («Das Ende einer islamischen Literatursprache?») дип аталган. Бу проектта профессор Марк Кирхнер җитәкчелегендә Рут Бартоломэ (Ruth Bartholomä, M. A. ) тарафыннан «Идел буе татарлары мәдәнияте һәм теле үзгәрешенең лексикада чагылышы» («Lexikalische Spuren von Kultur- und Sprachwandel bei den Wolga-Tataren») темасы яктыртыла. Проектта Идел буе татарлары теле мисалында классик ислам динен тоткан дәүләттә әдәби телнең өстенлек иткән рус теле тәэсирендә типик лексик кырларыннан  аерылу процессы тикшерелә. Эзләнү эшенең үзәгендә гарәп-фарсы лексик элементлары. Тикшерү материалы итеп XX гасыр башыннан чыга башлаган, гарәп, латин графикаларында һәм кириллицада язылган татар дәреслекләре алына. Аеруча  дәүләтнең тел үсешенә тәэсир иткәне күрсәтелгән өзекләргә игътибар ителә. Бу чорда телдә барган үзгәрешләр табигый булмыйча, ә иҗтимагый һәм сәяси факторларның тел тарихына тәэсир итү сәбәпле булуы, лингвистик нәтиҗәләр тарихи һәм иҗтимагый фактларга нигезләнеп ясала.  Россия империясе, Советлар Союзы, Сталин идарә иткән чор, үзгәртеп кору еллары һәм СССР таркалганнан соңгы чорлар тикшерү үзәгенә алына. Ислам динендәге халыклар сөйләшкән әдәби телләргә (гарәп, фарсы, элекке госманлы дәүләте теле, чагатай) якын торган татар әдәби  теле Октябрь революциясеннән соңгы елларда һәм аеруча 1930 елларда көчлеләнгән руслаштыру сәясәте нәтиҗәсендә күпме дәрәҗәдә татар лексикасы (аеруча терминология) «көнчыгыш өлкәдән» ераклашкан булуы күрсәтелә. Проектны тормышка ашыру барышында Татарстан белән элемтәдә тору каралган. Казан Дәүләт Университеты белән Юстус-Либиг исемендәге Гиссен университеты күп еллар дәвамында партнер университетлар булып торалар һәм әлеге проектны тормышка ашыру барышында да галимнәр хезмәттәшлек итәләр[4].

2006 елда славистика, тюркология, Көнчыгыш Европа тарихы белгечлекләреннән галимнәр тарафыннан Гиссенда Көнчыгыш Европаны өйрәнү үзәге оештырыла (Das Gießener Zentrum Östliches Europa) (GiZo). ГИЗОда эшләп килгән дүрт бүлекләрнең берсе – славистика – тюркология: мәдәни һәм тел өлкәсендәге бәйләнешләр дип атала. Әлеге бүлек зур географик киңлекләрне үз эченә алган  славян һәм төрки халык төркемнәре арасында тарихи һәм шулай ук бүгенге бәйләнешләрне эшчәнлегенең үзәгенә куя. Биредә төрле проектлар, эзләнү эшләре алып барыла.

Бүгенге көндә актуаль проектларның берсе – «Рус-төрки телле җәмгыятьләрнең сәясәткә кагылышлы әңгәмәләрендә кулланыла торган конструкцияләр». («Mehrheit oder Minderheit? Identitätskonstruktionen im sprachpolitischen Diskurs russisch-türksprachiger Sprachgemeinschaften») Бу проектта Советлар Союзы җимерелгәннән соң, төрки дәүләтләрнең мөстәкыйль яши башлау нәтиҗәсендә телләрендәге бигрәк тә, сәясәт белән бәйле өлкәдә булган үзгәрешләр тикшерелә. Тикшерү өчен объект булып ике рус-төрки телле җәмгыять – Казахстан һәм Татарстан алына. Әлеге проект тюркология кафедрасыннан профессор, доктор Марк Кирхнер җитәкчелегндә Рут Бартоломэ һәм славистика институтыннан профессор, доктор Моника Вингендер  җитәкчелегендә Аксана Браун тарафыннан алып барыла.

Шулай итеп, Алмания Федератив Республикасы мисалында без татар теленең Татарстан, Россия чикләреннән үтеп башка дәүләтләрдә дә таралыш алуын күрәбез. Алманиядә тюркология фәне таралыш алуының беренче этапларында галимнәр татар халкы турында мәгълүмат туплау белән кызыксыналар, алга таба алар татар телен  тарихи фактлар (Бөек Ватан сугышы, Советлар Союзы таркалу) белән бәйләнештә өйрәнәләр, татар теленең башка телләр белән бәйләнеше, татарларның Россия дәүләте составында яшәү нәтиҗәсендә телнең лексик составы үсеш-үзгәреше буенча һ. б. темаларга эзләнү эшләре алып баралар.

Татар теленең үзара аралашу өчен генә түгел, ә фәнни аспектта да өйрәнелеп килүе, киң таралыш алуы мөһим. Бу факт телебезнең әле озак еллар дәвамында яшәячәген, аның киң таралыш алуын һәм бәлки берәр вакыт аның популяр телләр арасына керергә мөмкинлек барлыгын ассызыклый.

 

 

 Список использованных источников

 

  1. Новка К. К истории тюркологии в Берлинском университете / К. Новка // Советская тюркология. – Баку, 1975. – № 4. – С. 81–86.
  2. Institutfürturkologie [Электронный ресурс] – Режим доступа: http://www.geschkult.fu-berlin.de/e/turkologie/forschung/projekte/index.html, свободный. – Загл. с домашней страницы. – Яз. нем.
  3. Abgeschlossene Projekte [Электронный ресурс] – Режим доступа: http://www.uni-giessen.de/cms/fbz/fb04/institute/turkologie/abgeschlossene%20 projekte/dfg-projekt-das-ende-einer-islamischen-literatursprache, свободный. – Загл. сдомашней страницы. – Яз. нем.
  4. DFG-Projekt: Mehrheit oder Minderheit? Identitätskonstruktionen im sprachpolitischen Diskurs russisch-türksprachiger Sprachgemeinschaften[Электронный ресурс] – Режим доступа: http://www.uni-giessen.de/cms/fbz/fb04/institute/turkologie / Aktudrittmittelprojekte / DFG-Projekt/, свободный. – Загл. сдомашней страницы. – Яз. нем.

 


 

Zaripova Alfiya

Doctor of Philology, associate Professor, Department Theory and Practice of Translation, Higher school of Foreign Languages and Translation, Institute of international Relations, History and Oriental Studies, Kazan (Volga region) Federal University, Kazan, Russia

 

Shaikhutdinova A.

master student, Department Translation studies and World Cultural Heritage, Institute of international Relations, History and Oriental Studies, Kazan (Volga region) Federal University, Kazan, Russia

 

 

THE TURKOLOGY RESEARCH CENTERS IN GERMANY: THE TATAR LANGUAGE

 

The article is based on analyzing the activity of the research centers in Germany which are studying the Tatar language within the framework of Turkology. The articles specifies the German scientists who have made an insightful study into  the Tatar  language and gives a short summary of their main works. In conclusion the authors provide a summary the topics explored by German scientists in the field.

 

Key words: Turkology, the Turkic languages, the Tatar language, the Federal Republic of Germany.

  

© АНО СНОЛД «Партнёр», 2017

© Зарипова А. Н., 2017

© Шайхутдинова А. И., 2017

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *