МИСЫР МӘКТӘПЛӘРЕ ТЫРЫШЫП РУС ТЕЛЕН ӨЙРӘНӘ

Аннотация: Әлеге мәкаләдә Мисыр дәүләтенең милли системасы һәм андагы мәктәпләрнең уку-укыту системасы үзәк урынны алып тора. Хургада мәктәпләре ике категориягә бүленә: дәүләт мәктәпләре һәм дәүләти булмаган мәктәпләр. Дәүләт мәктәпләрендә бары тик әлеге илнең гражданнары гына укый ала. Катнаш гаиләдә туган балалар дәүләт мәктәпләрендә уку мөмкинчелекләреннән мәхрүм ителәләр. Соңгы биш елда Хургада мәктәбендә рус мәктәпләре бихисап ачыла башлады. Мисыр дәүләте белән Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы бүгенге көндә бик тыгыз элемтәдә тора. Казан федераль университеты Мисыр дәүләтеннән бихисап студентлар һәм аспирантлар кабул итә.

Выпуск: №1 / 2017 (июль — сентябрь)

УДК: 372.881.161.1(620)

Автор(ы): Мухаметзянов Ильяс Мулланурович
кандидат филологических наук, доцент, кафедра исламской экономики и управления, Российский исламский институт
Казань, Россия

Страна: Россия

Библиографическое описание статьи для цитирования: Мухаметзянов И. М. Мисыр мәктәпләре тырышып рус телен өйрәнә [Электронный ресурс] / И. М. Мухаметзянов // Современный мусульманский мир : электрон. журнал. – 2017. – № 1. – 1 электрон. опт. диск (CD-ROM). – Систем. требования: Pentium III, процессор с тактовой частотой 800 МГц ; 128 Мб ; 10 Мб ; Windows XP/Vista/7/8/10 ; Acrobat 6 х.

Мисыр дәүләте Африка материгының төньяк-көнчыгышда урнашкан. Дөньяның иң эссе материгында урнашса да, Мисыр дәүләтенә елдан-ел илебездән халык күбрәк агыла. Февраль аенда миңа да әлеге илгә барып кайту бәхете елмайды. Мин Казан аэропортыннан очкычка утырып Хургада шәһәренә сәфәр кылдым. Баруымның максаты әлеге илнең белем бирү системасы белән танышу иде. Казанда суык кыш булса, Мисырда искиткеч эсселек!

Мисыр дәүләтенең милли системасы Мисырның фән министрлыгы белән бик тыгыз бәйләнгән. Илнең мәгариф системасы өч баскычтан тора: башлангыч баскыч (алты ел), урта баскыч (өч елдан алып алты елга кадәр), югары баскыч (ике елдан алып җиде елга кадәр). Уку-укыту системасы нигезе буенча укучылар алты яшьтән алып ундүрт яшькә кадәр бушка белем алалар, ягъни  төп  база белемнәренә ия булалар. Югары ике баскыч түләү нигезендә башкарыла. Россиянең мәгариф системасына күз салсак, биредә укучылар өч баскычны тулысынча түләүсез укыйлар, хәтта аспирантура һәм доктарантура системалары да тулысынча бушлай. Соңгы берничә ел элек аспирантура һәм докторатура түләү системасына күчә башлады.  2018 елдан мәктәп һәм гимназияләрдә дә түләүле белем бирү кертелергә тиеш дигән имеш-мимешләр халык арасында еш ишетергә туры килә. 2015–2016 елда Татарстан Республикасында оптимизация булачагын төрле киңәшмәләрдә һәрвакыт телгә алалар. Янгын төтенсез булмаган кебек, әлеге яңалык күпләребезне борчуга салды. Бу бигрәк тә 70–90 укучыдан торган авыл мәктәпләренә карый. Авыл мәктәпләре нишләр дигән сорауга әлегә төгәл җавап бирүче юк.

Мисыр мәктәпләренә оптимизация янамый. Бердән, мисыр мәктәпләре күбесенчә шәһәрләрдә төзелгән, авыллардагы балалар шәһәргә килеп белем алалар. Икенчедән, һәр мәктәпнең үзенә күрә билгеле бер исеме бар, аның өстенә һәр мәктәпнең аерым бер спонсоры да билгеләнгән, ягъни мәктәпләрне ел буе диярлек карап торалар. Өченчедән, мәктәпләрдә укырга теләмәгән балаларны көчләп парта арасында утыртмыйлар, өч кисәтүдән әти-әнисе баланы мәктәптән алырга тиеш була, яки укучыны бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчерү мөмкинлеге тудырылган. Дүртенчедән, башлангыч мәктәпне алты ел дәверендә укыгач, урта мәктәптә укуын дәвам итәр өчен укучы имтихан бирә. Әлеге система бик катгый куелган, балага имтихан вакытында берничек тә ярдәм итмиләр һәм күчерү мөмкинлеге юк. Әгәр укучы имтихан вакытында шпаргалка белән тотылса, аны икенче елга шул ук сыйныфта калдыралар. Бишенчедән, югары баскычка укырга теләүчеләрнең саны бүгенге көндә бермә-бер аз, аларның күбесе Каһирә яки Искәндәрия универсететларында белем алалар, бай гаиләдә тәрбияләнгән укучылар чит илләргә барып укыйлар. Бигрәк тә мисыр укучылары Россия, Һиндстан,  Төркия,  Согуд Гарәпстаны, Малайзия һәм башка илләрдә күпләп белем алалар. Чит илдә укуларын тәмамлаган белгечләрнең күбесе үз туган илләренә кире әйләнеп кайталар.

Бүгенге көндә Хургада шәһәре бик зур тизлек белән үсә. Шәһәр ике өлештән тора: иске һәм яңа шәһәр. Яңа шәһәрдә зур төзелешләр алып барыла. Теләгән кешегә әлеге шәһәрдән бик очсыз бәядән яңа төзелгән йорттан фатир сатып алырга мөмкинлек тудырылган. Күп кенә чит ил гражданнары әлеге шәһәрдән фатир сатып алып, бирегә яшәргә күчәләр. Хургада шәһәрендә туризм бик көчле үсеш алган, мисыр халкының төп эше туристлар белән бәйле.

Хургада мәктәпләре ике категориягә бүленә: дәүләт мәктәпләре һәм дәүләти булмаган мәктәпләр. Дәүләт мәктәпләрендә бары тик әлеге илнең гражданнары гына укый ала. Әгәр дә катнаш гаиләдә туган балалар икән, мисал өчен, әтисе – мисырлы, ә әнисе – алман милләтеннән булса, аларның балалары дәүләт мәктәпләрендә уку мөмкинчелекләреннән мәхрүм ителәләр. Катнаш никахтан туган балалар, дәүләти булмаган мәктәпләрдә генә укый алалар. Соңгы биш елда Хургада мәктәбендә рус мәктәпләре ачыла башлады. Әлеге мәктәпләрнең саны елдан-ел арта. Миңа дәүләти булмаган рус телен тирәнтен өйрәнә торган “Марина” урта мәктәбендә булырга туры килде. Әлеге мәктәптә гарәп һәм инглиз телләрендә белем бирәләр, өстәмә чит тел итеп рус телен бик теләп өйрәнәләр. Сыйныфка килеп керү белән укучылар безне Россиядән икәнебезне шундук танып алдылар һәм рус телендә аралаша башладылар. Рус теле укытучы гарәп милләтле Мансур остаз әлеге мәктәптә рус теленең уку-укытыту методикасы, аның җәмгыятьтәге роле белән таныштырып узды: “Безнең шәһәребездә күбесенчә рус телен гарәпләр генә укыта, әгәр Россия дәүләтеннән укытучылар килеп укытса күпкә яхшырак булыр иде. Ә моның өчен бездә барлык мөмкинчелекләр дә бар. Тору урыны  мәсьәләсен дә хәл итәр идек. Укытучының Мисырда хезмәт хакы да күтәрелде. Бар мөмкинчелеләр дә бар, безгә рәхим итегез!” – дип мөрәҗәгать итте. Мәктәп белән танышу вакытында югары сыйныфта белем алучы берничә егет белән аралашырга туры килде. Аларны тыңлагач без бик нык гаҗәпкә калдык. Сәлим белән Мәхмүтнең планнары бик зурдан икән. Алар бик теләп рус телен өйрәнәләр. Укуны тәмамлагач, алар үзләренең бизнесларын ачарга хыялланалар. Моның өчен иң беренче чиратта рус телен белү кирәк. Шәһәргә ел дәвамында Россия дәүләтеннән бик күп ял итүчеләр килә. Аралашу өчен рус телен белү мәҗбүри. “Мөмкинчелекләр тудырылса Россия дәүләтенә барып стажировка үтәр идек!” – дип кызыксынды егетләр. Укучылар рус телендә шактый иркен аралаша, ләкин шуңа да карамастан, рус телен тагын да тирәнрәк итеп үзләштерегә телиләр.

Мисыр дәүләте белән Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы бүгенге көндә бик тыгыз элемтәдә тора. Казан федераль университеты Мисыр дәүләтеннән бихисап студентлар һәм аспирантлар кабул итә. Татарстан фән министрлыгының дәүләтара белем бирү программалары һәм проектлары бүлегенең әйдәп баручы консультанты  Гайнутдинов Ильяс Гаптулбарович уку-укыту өлкәсендә зур эшчәнлек алып бара.

 

 


 

Mukhametzyanov Ilyas

Doctor of  Philology, associate Professor, Department Islamic Economics and Management, Russian Islamic Institute

Kazan, Russia

 

THE SCHOOLS OF EGYPT LEARN RUSSIAN LANGUAGE

 

The national system of Egypt and the system of teaching take central part in this article. Hurghada schools are divided into two categories: public schools and private schools. Only Egypt citizens can go to public schools. The children born in mixed marriage cannot go to public schools. Recently five years opened up Russian school in Hurghada. Egypt closely cooperates with the Ministry of education and science of the Republic of Tatarstan. Kazan Federal University accepts Egyptian students and postgraduate students.

 

Key words: the Arabic language, the Russian language, the system of teaching, national system, the Ministry of education of Egypt, „Marina“ secondary school, optimization, Egypt, Cairo, Hurghada, Alexandria.

 

© АНО СНОЛД «Партнёр», 2017

© Мухаметзянов И. М., 2017

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *