Р. ФӘХРЕДДИННЕ УКУ-ТӘРБИЯ ӨЛКӘСЕНДӘ КУЛЛАНУ

Аннотация: Мәкаләдә укучыларның фикерләү дәрәҗәләрен үстерү, милли тәрбия бирү күздә тотыла. Шул хезмәтләр аша укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, миһербанлылык, игелеклелек, әйләнә-тирәгә игътибарлылык, инсафлылык кебек сыйфатлар тәрбияләргә омтылу тора.

Выпуск: №1 / 2017 (июль — сентябрь)

УДК: 297.17

Автор(ы): Бикбулатова Миляуша Салимгареевна
специалист по учебно-методической работе, кафедра исламской экономики и управления, Российский исламский институт, г. Казань

Страна: Россия

Библиографическое описание статьи для цитирования: Бикбулатова М. С. Р. Фәхреддинне уку-тәрбия өлкәсендә куллану [Электронный ресурс] / М. С. Бикбулатова // Современный мусульманский мир : электрон. журнал. – 2017. – № 1. – 1 электрон. опт. диск (CD-ROM). – Систем. требования: Pentium III, процессор с тактовой частотой 800 МГц ; 128 Мб ; 10 Мб ; Windows XP/Vista/7/8/10 ; Acrobat 6 х.

Р.Фәхреддиннең кеше тәрбияләүне һәм камилләштерүне үзенең асыл максаты итеп саный. Хезмәтләрендә, милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Камил кеше тәрбияләү – Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлегенең асылы, арка сөяге.

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш максаты булган кешелекнең мәңгелек тәрбия тәгълиматлары бүгенге көн мәгърифәтчеләре өчен дә, мәгариф хезмәткәрләре өчен дә әһәмиятле тема булып кала.

Мәктәп-мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихын, дин мәсъәләләрен тирәнтен өйрәнү һәм барлау өчен бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган кыйммәтле чыганак булып торалар. Аларның һәркайсында, күпгасырлык халык педагогикасына таянып, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүнең һәм шуның нигезендә җәмгыятькә лаеклы шәхес үстерүнең бөтен серләре ачып бирелә. Бу хезмәтләр бүгенге көн өчен дә бик кирәкле һәм актуаль.

Җәмгыятьнең төп бурычы-яшь буынны киләчәктә таяныч булырдай итеп тәрбияләү. Яшь буынны, югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү гамәлен Р. Фәхреддин дә бөтен җәмгыятьнең иң мөһим эше дип карый.

Риза Фǝхритддиннен зирǝк фикеренǝ колак салыйк: “Бала чакта алган тǝрбияне сонрак бɵтен дɵнья халкы да үзгɵртǝ алмас”, — дип кисǝтǝ ул.

Шуңа күрә Ризаэддин Фәхреддин тәрбия эшенә зур әһәмият бирә, Г.Курсави, Ш.Мәрҗанинең карашларын дәвам итә. Кеше –тәрбия җимеше, тәрбиясе  нинди-кешесе шундый, дигән караштан чыгып эш итә, белем, дин, әхлак, тәрбия мәсьәләләрен яктырта. Ризаэддин Фәхреддин мәгърифәт юлында беренче планга гаилә тәрбиясен куя. Аның фикеренчә, тәрбиянең башы гаилә, ата белән ана-беренче тәрбиячеләр. Җәмгыятьтә хатын-кызның, ананың роле, тәрбиягә, белем алуга, әдәп-әхлакка караган 80 гә якын хезмәте чыга.”Тәрбияле ана” “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле бала”(1898), “Гаилә”(1902), “Нәсыйххәт”(1902), “Әдәбе тәгълим”(1902), “Шәкертлек әдәбе” (1899,1900,1903) китапларында галим  милләтнең көчен, дини сафлыгын, гаилә ныклыгын әхлак, психология, йола, гореф-гадәт яктылыгында ачып бирә.

Укучыларның фикерләү дәрәҗәләрен үстерү, милли тәрбия бирүне көчәйтү максатыннан күренекле мәгърифәтче, галим, дин белгече Р. Фәхретдин хезмәтләрен  дәресләрдә   файдалану актуаль.

Шул хезмәтләр аша укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, миһербанлылык, игелеклелек, әйләнә-тирәгә игътибарлылык, инсафлылык кебек сыйфатлар тәрбияләргә омтылу зарур.

Бүгенге җәмгыятькә фәннәрне яхшы үзләштергән, иҗади фикерләүче һәм үз белемен мөстәкыйль рәвештә өзлексез күтәрә белүче кешеләр кирәк. Заман мәктәпләр, мәчет каршындагы мәдрәсәләр алдына түбәндәге бурычларны куя: катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү. Мәктәп, мәчет каршындагы мәдрәсәләр алдына андагы укыту-тәрбия процессын Риза Фәхреддиннең бүгенге милли мәгариф өчен дә әһәмиятен югалтмаган педагогик хезмәтләреннән башка күз алдына китерү hич тǝ дɵрес булмас иде. Чɵнки галимнен ɵйрǝтүлǝре бүгенге заман талǝплǝренǝ дǝ аваздаш.

Без үзебезнең алга Ризаэддин Фәхреддин иҗатын, уку-укыту өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куюны тәкъдим итәм.

Белемле кеше тәрбияле дә, тәрбиясез дә булырга мөмкин. Ә тәрбияле кеше, әлбәттә, һәрдаим үзбелемен күтәрү өстендә эшләячәк. Укытуның нигезе – тәрбия. Тәрбия эшенең камиллеккә ирешү икәнен күрсәтеп, Р. Фәхреддин түбәндәге сүзләрне китерә: “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс”. Укытучы дәрес алып  баручы гына түгел, ул тәрбияче дә. Бу өлкәдә мөгаллимнең осталыгы, камиллеге ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлегенә басым ясап, Р. Фәхреддинов болай ди: “Йомшак күңеллелеге белән мәрхәмәтен, сабырлыгы белән игътибарын, белемнәрен һәм тырышлыгын эш кагыйдәсе иткән укытучылар бу вазифаны кимчелексез үти белерләр”. Р. Фәхреддин кешене кеше итеп күрсәтүче иң күркәм сыйфат булган гүзәл холыкны атый. Моңа ирешү өчен баланы бишектән үк тǝрбиялǝргǝ кирǝк дигǝн карашта тора hǝм иң беренче ата-ананы тǝрбиялǝүгǝ ǝhǝмият бирǝ. Бер-бер артлы үзенең “Тǝрбияле хатын”, “Тǝрбияле ана” h. б хезмǝтлǝрен яза.

Ризаэддин Фәхреддин баланы туган көненнән башлап тәрбия итәргә кирәк, ди. Бала тәрбияләү хатыннарның гаилә эчендәге бурычы гына түгел, ә барлык җәмгыять каршындагы җаваплы бурычы, ди ул. Галим мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү алымнарын да җентекләп өйрәтә.

Мәшһүр татар галиме, педагог, рухани, энциклопедик белем иясе, рухи-иҗтимагый тормышның төрле тармакларында йөзләрчә кыйммәтле хезмәтләр иҗат иткән Р. Фәхретдиннең татар халкына калдырган дини мирасы турында укучыларга җиткерү, милләтебезнең киләчәге хәтеренә беркетү һәр татар мөгаллименең изге бурычыдыр.

Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында остазыбыз Р.Фәхреддин болай дип  яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый.” Сабый чакта нинди тәрбия алу – бала өчен зур әһәмияткә ия.

Бүгенге укучыларнын гыйлем, яхшы тǝрбия алырга тулы мɵмкинлеклǝре бар. Безгǝ бары тик гыйлем алуга тырышлык, телǝк hǝм омтылыш тǝрбиялǝргǝ кирǝк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фǝхреддин телǝгǝнчǝ, бɵтен яктан да үрнǝк балалар булып үссеннǝр hǝм миллǝтебез горурланырлык шǝхеслǝр булсыннар иде.

Р. Фәхреддин гасырлар буе тупланган, тормышта  күп мәртәбәләр инанган һәм үз шәхесендә дә шәкелләшкән күркәм дини-әхлакый һәм инсани сыйфатларны үз укучыларына һәм тыңлаучыларына да җиткерергә тырыша. Аның “Нәсыйхәт”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала” һәм шул төрдәге башка  китаплары  адресатының аныклыгы, вәгазь-киңәшләренең тормышчанлыгы һәм үтемлелеге белән чын мәгънәсендә педагогик әсбап кебек. Ә инде олуг остазның “Җәвамигуль кәлим шәрхе” хезмәте адәм балаларын тәрбияләүнең тиңсез бер дәреслеге рәвешендә кабул ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйхиссәләмнең 344 хәдисен шәрехләүгә корылган бу китапта яшәеш-тереклекнең бик күп төрле мәсьәләләре яктыртылыш таба. Аның өчен фикри тирәнлек, комплекслылык, тел-стильнең үтемлелеге хас. Ризаэддин хәзрәт тәрбияви процесста аеруча хатын-кызның зур роль уйнавына игътибар итә. Аның фикеренчә, милләтнең киләчәге, ниндилеге турыдан-туры хатын-кызларның тәрбияле, белемле, әхлаклы булуына, аларның ана буларак үз вазыйфаларын ничек үтәүләренә бәйле. Мәгълүм ки, Р. Фәхреддинны язучы буларак таныткан күләмле ике әсәре бар: “Сәлимә, яки Гыйффәт” (1899), “Әсма, яки Гамәл вә җәзи” (1903). Бу язмаларның исемендә һәм үзәгендә хатын-кызлар тору тирән символик мәгънәгә ия. Сәлимә, Әсма образлары аркылы автор хатын-кызларга үзенең ихтирам-хөрмәтен, сөю-мәхәббәт, гаилә кору, намус-гыйффәтлелек турында карашларын шактый калку итеп гәүдәләндерә.

Р. Фәхреддин карашларында гыйлем-мәгърифәт гаять мөһим урынны били. Үз эшчәнлегенең асыл максатын ул “милләтебезне укытуда һәм гыйлем” өйрәтүдә  күрә. Аның фикеренчә, “гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас”. Фикерсез, надан миллионнарның эшен зиһенле, фикерле бер кеше хәл итә. Халык саны белән түгел, ә белемле, тәрбияле булуы белән көчле. Р. Фәхреддиннең бер язмасында мондый юллар бар: “Әдип вә галимнәре булмаган халык бәхетсез, мәшһүр кешеләрен оныткан халык сакланмас; әдәбияты булмаган халык рухсыз”. Икенче бер урында ул “әдәбияттан мәхрүм халык – телсез вә милли тарихы булмаган халык – җирсездер”, – дип тә куя [2, б.3]. Ризаэддин хәзрәтнең әдәби иҗаты һәм әдәбият фәне ӛлкәсендәге эшчәнлеге хакында инде безнең берничә мәртәбә сӛйләгәнебез һәм язганыбыз бар [3, б.108–129; 4, б.123–131; 5, 62–68]. Шуңа күрә биредә ул мәсьәләгә махсус тукталмыйбыз, бары шунысын гына искәртәбез: Ризаэддин хәзрәт язмалары, элеккеге традицияләрнең дәвамы рәвешендә, синкретик характерда, ягъни аларда әдәби, гыйльми, дини, әхлакый, әдәби-тәнкыйди башлангычлар еш кына табигый тӛстә үрелеп бара. Мәсәлән, “Сәлимә” әсәрендә тӛп сюжет сызыгына бәйле рәвештә “Казан”, “Идел”, “Болгар”, “тӛрки кавемнәр”, “шигыйлар” һ. б.лар хакында тарихи-географик мәгълүматлар бирелә. “Асар”ның кереш мәкаләсендә, “гыйлем”; “галим” тӛшенчәләре хакында сүз барганда, автор әдәби сӛйләмгә хас булган сурәтләрне куллана: “Фән юлында җиләк кебек газиз гомерләр, юкә балыннан татлырак вакытлар вә иң ләззәтле йокылар, мең тӛрле рәхәт чак һәм теләкләр фида вә корбан ителәләр. Бу дәрәҗәдә булган нәфесне тыюлар вә рәхмәтләр соңында теләгән гыйлеменнән ӛлеш алса, ул зур бәхет санала. Шул дәрәҗәдә ки, ӛстендә гади чикмән булган хәлдә, дӛнья байлыгына күзе тӛшмәс, үзенең хәленә монасыйб бирелгән доктор, профессор, хәким, фәйләсүф, бӛек галим исемнәрен алыштырырга риза булмас” [1, б.22]. Әдип аңлавынча, “әхлак берлә әдәбият бергә булыр. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”[5, б.105].

“Укытуның нигезе – тәрбия… Тәрбия булмаган җирдә…гүзәл кеше дә җитешмәс”–, ди Риза казый. Ризаэддин Фәхреддиннең күпкырлы иҗатын, мирасын өйрәнү укыту-тәрбия процессында тиешле урын алырга тиеш. Аның хезмәтләре җәмгыятькә лаеклы шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Ул дәвамлы булсын һәм илкүләм югарылыкка күтәрелсен иде.

Р. Фәхреддиннең эшчәнлеге, аның бай мирасы хәзергене элеккеге белән бәйли, бүгенгенең күп кенә сорау-ихтыяҗларына җавап  бирә. Бу олуг зат белән очрашу күңелләрне пакьли, зиһенне баета, әби- бабайларның рухы белән тоташтыра. Олуг мәгърифәтченең исем- атамаларындагы канәгатьләнүне, уңайлыкны, килештерүне, затлылыкны, нәфислекне, горурлыкны белдерүче “риза” һәм “фәхер” компонентлары да аның җисеменә туры килеп торалар. Ризаэддин хәзрәтнең мирасы инсаннарны ризалата, күңелләрен бизи, нурландыра.

Диңгездәй гыйлем иясе, милли тарихыбызның йөзек кашларыннан булган гаҗәеп шәхесне олылау, биниһая киңкырлы иҗатын кадәри хәл барлау, аңа фәнни җирлектә үлчәмле бәя бирү –  бүген безнең җәмгыятебез алдында торган җаваплы вә саваплы бурычларның берсе. Шушы изге бурычны асыл юнәлешебез итеп алсак, без максатыбызга, һичшиксез, ирешербез.

Мәкаләне Ризаэтдин Фәхреддиннең сүзләре белән тәмамлыйм: “Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз.Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме вафат булмас, мәңге калыр”.

 

  

 Кулланылган әдәбият исемлеге

 

  1. Р.Фәхреддин. Нәсыйхәт / Фәхреддин Р. – Казан : Мәгариф, 2005.
  2. Р.Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. – Казан, 2004.
  3. Р. Фәхреддин: Мирасы һәм хәзерге заман. Мәкаләләр җыентыгы. Казан, 16 ноябрь, 1999 ел. / редкол. : Р. М. Әмирханов [и др.]. – Казань :Изд-во Ин-та истории АН Республики Татарстан, 2003. – 332 с.
  4. Р. Әмирхан. Р. Фәхреддин мирасын барлау юлында / Р. Әмирхан. – 5 б.
  5. Хәйри Ә. Р. Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре / Ә. Хәйри. – 171б.

 


 

Bikbulatova Milyausha

specialist in educational and methodical activities, Department Islamic Economics and Management, Russian Islamic University, Kazan

 

 THE APPLICATION OF WORKS BY

R. FAKHRETDIN IN THE EDUCATIONAL SPHERE

 

The article studies the possibility to increase the level of students ‘ thinking, as well as in the development of national education using the works of R. Fakhretdin. The author sees the main task of teaching as the ability to make their own conclusions and estimations about surrounding reality, to cultivate the compassion, responsibility, good, sensibility, consciousness and responsibility for their actions.

 

Key words: education, profession, labor, education, spiritual culture, young generation, compassion, responsibility, good, environment, sensibility.

 

© АНО СНОЛД «Партнёр», 2017

© Бикбулатова М. С., 2017

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *