СУФИЙСКИЕ ТРАДИЦИИ В СРЕДНЕВЕКОВОЙ ТЮРКО-ТАТАРСКОЙ ПОЭЗИИ

Аннотация: В данной статье раскрываются суфийские традиции в тюрко-татарской поэзии Средневековья, выявляются основные тенденции развития. На материале суфийских поэтических произведений выделяются часто используемые бинарные оппозиции в религиозной картине мира, определяются смысловая и философско-эстетическая нагрузка суфийских символов, их функции, роль и художественное значение. Тюрко-татарская поэзия данного периода исследуется на фоне воссоздания религиозной картины мира, а также в широком контексте восточной литературы и исламской философии.

Выпуск: №1 / 2018 (январь - март)

УДК: 821.512.145,82:801.6

Автор(ы): Юсупова Нурфия Марсовна
Филология фәннәре кандидаты, доцент, КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар әдәбияты кафедрасы доценты, Казан

Юсупов Айрат Фаикович
Филология фәннәре кандидаты, доцент, КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар тел белеме кафедрасы доценты, Казан

Страна: Россия

Библиографическое описание статьи для цитирования: Юсупова Н. М. Урта гасыр төрки-татар шигъриятендә суфичылык традицияләре [Электронный ресурс] / Н. М. Юсупова, А. Ф. Юсупов // Современный мусульманский мир : электрон. журнал. – 2018. – № 1. – 1 электрон. опт. диск (CD-ROM). – Систем. требования: Pentium III, процессор с тактовой частотой 800 МГц ; 128 Мб ; 10 Мб ; Windows XP/Vista/7/8/10 ; Acrobat 6 х.

 

Татар шигърияте тарихында урта гасыр дәвередөнья сурәтенең үзенчәлеге белән дә, дөньяны фәлсәфи күзаллау ягыннан, сәнгати үзенчәлекләр җәһәтеннән дә үзенчәлекле чорларның берсен тәшкил итә. Билгеле булганча, XIX гасырның икенче яртысына кадәрге сүз сәнгате үсешендә болгар чорыннан башланган урта гасырлар баскычы дәвам итә [1: 206]. Дөнья әдәбияты үсеше чылбырында архаик чорга, мифопоэтик аң чагылышына алмашка килгән бу этап традицион иҗади аң (канунчылык) хакимлек иткән вакыт буларак мәгълүм.

Билгеләнгәндәвер татар шигъриятендәдини-дидактик, яңарыш, суфичылык өч  мөстәкыйль әдәби юнәлешне хасил итә һәм параллель төстә үсә-үзгәрә. Көнчыгыш әдәбиятында киң таралыш алган суфичылык, ул тәкъдим иткән концепцияләр, аерым бер өйрәтүләр шәрык дөньясы, гарәп, фарсы һәм төрек әдәбиятлары белән тыгыз бәйләнешләрдә яшәгән, бер яссылыкта үскән татар әдәбияты тарихында да тирән чагылыш таба.

Дини-суфичыл үзенчәлекләрурта гасырлардан алып, XIX гасырның беренче яртысына кадәргетатар поэзиясендә дә чагылыш таба. Дини дөнья сурәтендә бердәнбер оппозиция: тормыш (кеше) / Алла алгы планга чыга[7:230]. Шушы оппозициянең төрле модификацияләре – шәхси / илаһи; җир тормышы / күк тормышы; ялган / хакыйкать; вакытлы / мәңгелек; ямьсезлек / матурлык; яхшылык / явызлык – ахыр чиктә бер фикергә алып килә: бердәнбер матурлык, яхшылык, хакыйкать Алла икәнлекне искәртә [8: 209].

Кеше / Алла оппозициясе, әлбәттә, ислам диненең төп кануннарына һәм Коръәнгә барып тоташа. Бөтен жан ияләрен, тереклекне, яшәешне Алла яраткан дигән фикер мөселманнарның дөньяга карашында аксиома булып тора. Шушы илаһи гамәлнең сәбәпләрен барлап, фәлсәфә чикләрендә нур (эманация) концепциясе пәйда була. Т. Ибраһим Әл-Фәраби трактатларында беренче тапкыр дөнья яратылышының нур агышы кебек шәрехләнүен билгели [2: 31]. Ләкин эманация концепциясен гамәлгә куючылар  — суфилар –суфичылыкның ишра-кийа агымы тарафдарлары була. Шаһабеддин ас-Сөхраварди (1155–1191) хезмәтләрендә эманация –Алладан нур аерылып чыгып, мөстәкыйль субстанция –тормышны барлыкка китерүе аңлатыла, Мөхәммәт әл-Газали эманацияне кояш нурына тиңли. Процессны аңлату өчен тормыш –Алланың чагылышын бирүче көзге дигән формула тәкъдим ителә [3:17–19]. Шуңа күрә дә дөнья сурәтендәге теләсә нинди оппозициянең бер ягында Алла торуы шарт ителә. Тормыш, кеше һәрвакыт Алланың күләгәсе кебек шәрехләнә [6: 16].

Нур фәлсәфәсендә тормыш Алла сурәтен чагылдырырлык көзгегә әйләнсен өчен, Адәмнең дөньяга китерелүе күрсәтелә һәмулАлла сурәтен кабатлаучы буларак билгеләнә. Адәм һәм пәйгамбәрләр үзләренең сыйфатлары белән Аллага, камиллеккә якынаялар һәм улшигъри әсәрдә Алла / кеше янәшәлегендә урын ала. Әлеге модификация суфи мәдәнияттә иң актуальләрдән санала.

Суфичылык фәлсәфәсе ике – Ибн Гарәби исеме белән бәйле вәхдәт-и вөҗүд (һәрнәрсә – Аллаһ) һәм Раббани шәхесе белән бәйле вәхдәт-и шәүхүд (һәрнәрсә – Аллаһтан) юнәлешләренә аерылып [5: 96], татар суфичылык поэзиясендә соңгысы чагылыш таба, һәрнәрсәне бар иткән Аллаһка интуитив, йөрәк аша якынаеп, хакыйкатьне табу мөмкинлеге хакында сүз алып барыла.

Суфичылыкта Аллаһ юлына чыккан кешенең кәефе “хәл”дип атала һәм аның тугыз төре әйләнешкә керә: Илаһка якынлыкны сизү, Илаһи гыйшык, гөнаһлы булуны төшенү, Аллаһның кичерәчәгенә өмет итү, хис ташкыны, дуслык-якынлык, рухи тынычлык, Аллаһны күрүгәирешү, Аның барлыгына һәм берлегенә ышану. Әлеге халәтләр татар суфичылык шигъриятендә дә лирик герой кичерешләре аша тергезелә. Мистик танып-белүнең төп баскычлары буларак шәригать, тарикать, хакыйкать аерып куела.

Суфичылык сүз сәнгате мистик характерлы, серлелекне, дөньяны танып бетерә алмау фикерен алга сөрә, аңа фикерне «ачкыч» булган символлар, киная, төсләр символикасы аша җиткерү хас. Суфилар әдәбият мәйданын үз фикерләрен халыкка җиткерү, Хакыйкатьне ирештерү максатыннан отышлы файдалана. Суфичылык әдәбияты, нигездә, шигърият белән билгеләнә, үзе дә серлелеккә омтылган поэзия суфи авторлар өчен дөньяви һәм яшерен, трансценденталь идеяләрне, фикерләрне, сакраль эчтәлекне җиткерүдә чикләнмәгән мөмкинлекләр ача [4: 31].

Суфичылык традицияләренең чагылышын, дөнья моделенең чагылышын аерым әсәрләр мисалында төгәлләштерик. Мәсәлән, XVI гасырның күренекле шагыйре, мәдәният һәм дин эшлеклесе, дипломат Колшәриф иҗаты суфичылык рухында.

Һу-һу тию һу кошы, акар күзендин яше,

Көеб эче һәм тышы, гафил торма, «Һу» тигел.

Гашыйклары очарлар, гарше шахига кунарлар,

Һу диеп, дидар кылырлар, гафил торма, «Һу» тигел.

Шигырьструктур яктан шартлы төстә ике өлешне берләштерә: битарафлыкны җиңәргә, күзләрне ачарга, гыйлем алырга кирәклекхакындаукучыга мөрәҗәгать һәм зикернең мөһимлеге турында фәлсәфи фикер белдерү. Шагыйрь традицион суфи символларына мөрәҗәгать итә: бәхер (зөбәрҗәт) һәм гаувас (су астына чумучы) шундый образлар буларак аерылып чыга. Су астына чумучы гаувастирән серләргә төшенергә, илаһи гыйлемгә ирешергә омтылган кешене символлаштыра.Гарше шахи (күкнең тугызынчы каты) һәм гашыйк образлары ярдәмендә хакыйкатькә ирешү сурәте тудырыла һәм һәр строфада “белми торма” мөрәҗәгате кабатлана. Ул зикерне аңларга теләгән суфины “һу кошы” дип атый, һу зикере мистик юлны дәвам итүнең иң кулай ысулы буларак тасвирлана.

«Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәми…» шигыре кешенең тәүбәгә килү баскычын сурәтләү объекты итеп күтәрә. Тәүбә– барлык гөнаһлардан арыну, бөтен дөнья кайгы-хәсрәтләреннән ваз кичү.

Шигырь Аллаһка мөрәҗәгать белән башлана. Лирик герой иманлы булуы, күңел тынычлыгы, бөек Коръәне-Кәрим һәм мөселман булып дөньяга килүе, Мөхәммәд пәйгамбәр, аның гамәлләре, Кыямәт көне хакындагы аңлатулары өчен Аллаһка рәхмәтен җиткерә. Шагыйрь догаларында берничә теләк аерылып чыга һәм автор фикерен төгәлләштерә: безнең нәфесебезне үзебезгә дошман итмә, гөнаһларыбызны ярлыка, кирәк булса, Үзең яныңнан куып җибәр, кирәк булса, Үзең безне каршы ал; өмет безне беркайчан да ташламасын. Моннан тыш, шигырьдә кайбер аятьләр урын ала һәм суфи шагыйрьнең нәкъ аларны искә төшерүе һәм укуы кебек кабул ителә. Охшаш мотивлар белән Хаҗи Бикташ фикерләрендә дә очрашабыз: ул да нәфес һәм алдауның кешегә явызлык булып әйләнеп кайтуын ассызыклый.

Шул рәвешле шигырь тәүбә мәкамендә Аллах белән диалог рәвешен ала. Бу мәкамдә булган суфиның ничек гыйбадәт кылырга, намазны ничек укырга тиешлеге бөртекләп тасвирлана. Бу тукталышның ничек үтелергә тиешлеге турында үзенчәлекле күрсәтмәләр урын ала. Автор Аллаһ белән сөйләшә; аның юлында булуын исбат итә; аерым намаз-догалар укый; үзе һәм башкалар исеменнән ярлыкавын сорап мөрәҗәгать итә.

Колшәрифнең  “И күңел…” шигыре дә диалог рәвешендә язылган: лирик “мин” үз-үзенә, үз җанына эндәшә, тынычлык сорый, дөнья рәхәтенә, дөнья эшләренә карата игътибарсыз булырга тели. Шагыйрь зөхд баскычында тора [1: 208]. Билгеле булганча, бу мәкамдә кеше дөньядан читләшкән, хәләл һәм харамга карата битараф. Бу шигырьдә үлемсезлеккә омтылыш дөньяви бер мавыктыргыч кебек, йөрәкне Аллаһтан читләштерә торган күренеш буларак бәяләнә:

Бу үлү ширбәтим халыкга ичүргән дөньядыр,

Сән сагынма дөньяда мән бакый кагаймән тийү.

Охшаш үзенчәлекләр Мөхәммәдъяр иҗатында да урын ала. Мәсәлән, шагыйрьнең “Нәсыйхәт” шигырендә фәлсәфи фикерләр гөл-былбылпарлы суфи символлары аша яктыртыла, шуңа өстәп традицион баг, бакча (дөнья тормышының символы) һәм тикән (гомумән, начарлыкның яки начар кеше сыйфатларының символы булып тора) символлары кулланыла. Шулар аша чагылган идея дөньяда начарлыкның, имансызлыкның күп булуын искәртә һәм кайгы-хәсрәтләрнекешенең, ягъни бу бакча хуҗасының, имансызлыгына бәйләп аңлата.Автор дөньяның Аллаһны ярату принцибына нигезләнергә тиешлеген ассызыклап бара. Икенче катлам кешегә юнәлгән үгет-нәсыйхәттән формалаша: начар булма, ярат (“Гөле сач ул багыңа, булма җаһил); дөрес юлда бул һәм дөрес яшә.

Суфичылык традицияләре XVII гасырдаМәүла Колый иҗатында дәвам иттерелә. Шагыйрь алдагы традицияләрне дәвам итә, үстерә, шуның белән янәшәдә аның шигырьләрендә үзгә дөнья сурәтенең алга чыгуы да күзәтелә. Мәсәлән, Мәүла Колый иҗатында заһир – батыйн («Ачык» –«Яшерен») гарәп фәлсәфәсе категорияләре мистицизм терминнары рәвешендә килеп, яңа бер оппозицияне формалаштыралар. Аллаһка гашыйк дәрвиш өчен «Ачык» белән «Яшерен» арасындагы киртәне үтә алу мөһим санала, суфи шагыйрь галәмнең, илаһи көчнең батыйн ягын күрергә, аңа якынаерга омтыла:

Тәүфикъ эстәп, тәүбә кылып яшьләр сачсам,

Нәфсе илә шәйтан ләгыйнь буйнын печсәм,

Хак әмренә бу күңелнең күзен ачсам,

Батыйн сүзләр заһир улып, гаян улыр.

“Гыйлемлек хак рәхәтдер…” шигыре дә шушы ук мотивларга корылган. Шагыйрь, Хаҗи Бикташ кебек үк, бер-береңә ярдәм итәргә чакыра (“Карендәш мәхәббәте бал- шәкәрдин…”), сабырлык аша Аллаһка якынаерга  өнди (“Морадына тиз йиткүси сабыр кеше”). Кешенең теге яки бу сыйфатларын атап, Мәүла Колый укучысы каршына суфи образын китереп бастыра, ул үз чиратында камил кеше булып күзаллана.

Уртагасыр татар шигъриятенә күз ташласак та, камил инсан концепциясенеңурын алуын күрәбез. Ләкин суфичылыкның бәхәсле һәм катгый тәгълиматы булган вөжүдия фәлсәфәсендәге ачыктан-ачык пантеизм, яшәешне Аллага тәңгәлләштерү –камил инсанны онтологик яссылыкта шәрехләү –татар мәдәниятендә һәм әдәбиятында көчле түгел. Безнең җирлектә вәхдәт әш-шөһүд –«галәмдәге бар нәрсә дә Алладан» дип белдерүче классик теология киң тарала [11: 601]. Кеше һәрвакыт илаһи камиллеккә омтылырга тиеш дигән фикер әхлакый эчтәлек ала, камил инсан әхлакый һәм илаһи югарылыкка ирешкән идеал кебек кабул ителә.

Шул рәвешле, урта гасыртатар суфичылык поэзиясендә суфичыл символлар, фәлсәфи мотив һәм дөнья моделе еш күзәтелә, мондый әсәрләрдә үзенчәлекле терминологияурын ала [10: 275–284]. Дөнья сурәте дини-суфичылэчтәлектә бирелә, суфи әдәбиятка хасоппозицион вариантлар кулланыла. Күренәнчә, татар суфичылык шигъриятендә нәкшбәндия тәрикатенә хас фикер, фәлсәфә һәм дөнья моделе алга чыга.

Дини-суфичыл дөнья сурәте аеручатөрки-татар поэзиясенең күренекле әдипләре Кол Шәриф, Мөхәммәдъяр, Мәүла Колый иҗатларында алга чыга, бу авторлар суфичылык традицияләрен милли җирлектә үстерә-дәвам итә. Шәрык суфишагыйрьләриҗатында урын алган кеше / Алла, аның төрле вариантлары буларак  шәхси / илаһи; җир тормышы / күк тормышы; ялган / хакыйкать, фани / бакый, матди / рухи һ.б. бинар оппозицияләре алар тарафыннан да актив кулланыла. Шуның белән янәшәдә татар поэзиясендә суфичылык символларының үзгә аңлатылыш вариантлары булуы [9: 75], камил инсан концепциясенең дә үзенчәлекле аңлатылышы күзәтелә. Ул үзенең нигез суфи тамырларыннан шактый ераклаштырылган һәм җирле күзаллауга, классик дини тәгълиматка яраклаштырылган сыйфатта чагылыш таба. Бу урта гасыр төрки-татар суфичылык шигъриятенең үзгәлеген тәшкил итә.

 

 

Кулланылган дәбият исемлеге 

 

  1. Заһидуллина Д. Ф. Картина мира и художественные особенности средневековой татарской суфийской поэзии // Ученые записки Казанского государственного университета. Книга 2. Т. 149. Серия гуманитарных наук. 2007. С. 206–216.
  2. Ибрагим Т. Татарская религиозно-философская мысль в общемусульманском контексте. Казань, 2002. 239 с.
  3. Игнатенко А. Мир – Бог в Зеркале, или как возник Совершенный Человек // Человек и Природа в духовной культуре Востока. М. : ИВ РАН : КРАФТ, 2004. С.14–47.
  4. Йосыпова Н. М. ХХ гасыр татар шигъриятендә символлар. Казан : Казан университеты нәшр., 2011. 120 б.
  5. Сибгатуллина Ә. Т. Татар әдәбиятында суфичылык (чыганаклар, тематика һәм жанр үзенчәлекләре) : филол.фн.докт…дисс. Алабуга, 2000. 335 б.
  6. Степанянц М. Т. Философские аспекты суфизма. М. : Наука, 1987. 190 с.
  7. Юсупова Н. М., Юсупов А. Ф.Суфийская символика в татарской поэзии XIX века // Филология и культура. 2014. № 36. С. 230–235.
  8. Юсупова Н. М., Юсупов А. Ф.Символизация в тюрко-татарской поэзии средневековья и нового времени (на примере суфийских поэтических произведений) // Филологические науки. Вопросы теории и практики. 2015. № 10 (52). Ч.2. С. 209–211
  9. Zagidullina D. F., Yusupova N. M., Yusupov А. F., Pair Sufi symbols in Tatar poetry of the 20th century: Complexity and transformation of symbols // XLinguae. 2017. V.10, Is.3. P. 75–82.
  10. Yusupov A. F. Specifics of Sufi and Islamic terminology use in the poetry of the XIXth century // European Journal of Science and Theology. 2015. V.11. № .5. P. 275–284.
  11. Yusupova N. M., Yusupov A. F. Tatar SUFI poetry of the XVI–XIX centuries: peculiarities, world models and symbolics // Life Science Journal. 2014. №. 11(11). P. 598–601.

 


  

Yusupova Nurfiya

Doctor of Philology, Associate Professor, Department of Tatar Literature, Kazan Federal University, Kazan.

faikovich@mail.ru

 

Yusupov Ayrat

Doctor of Philology, Associate Professor, Department of Tatar Linguistics, Kazan Federal University, Kazan.

faikovich@mail.ru

 

SUFIAN TRADITIONS IN THE MEDIEVAL TURK-TATAR POETRY

 

In this article, Sufi traditions are revealed in the Turkic-Tatar poetry of the Middle Ages, the main development tendencies are revealed. On the material of Sufi poetic works are often used binary oppositions in the religious picture of the world, determine the semantic and philosophical and aesthetic load of Sufi symbols, their functions, role and artistic significance. Türko-Tatar poetry of this period is studied against the background of the reconstruction of the religious picture of the world, as well as in the broad context of Eastern literature and Islamic philosophy.

 

Key words: Sufism, tradition, symbol, world view, Turkic-Tatar poetry.

 

© АНО СНОЛД «Партнёр», 2018

© Юсупова Н. М., 2018

© Юсупов А. Ф., 2018

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *